|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2021 Хәвеф-хәтәр
Мәскәүдәге ярышларда зыян күргән 12 яшьлек Казан спортчысы авыр хәлдәМәскәүдә суга сикерү ярышлары вакытында зыян күргән 12 яшьлек спортчы, Казан егете авыр хәлдә. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткән. 10 апрельдә ЦСКА спорт комплексы бассейнында сикерү вакытында яшүсмер башы белән үзе сикергән каланчага (вышка) килеп бәрелгән. Шуннан соң аңа операция үткәрелгән, малай комага кертелгән.
"Вәзгыять шактый катлаулы, егет авыр хәлдә. Спортчының әнисенә әхлакый һәм финанс ярдәме күрсәтелә", - дип яза "Р-Спорт" басмасы спорт министры сүзләрен китереп.
Хәзер малайның әнисе Мәскәүдә, аңа хастаханә янындагы фатирны арендага биргәннәр. Министрлыкта бәлагә тарган бала гаиләсенә кирәкле күләмдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|