|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2021 Җәмгыять
“Иртәгәгә кадәр яши алырсыңмы әле?”Дус хатын мәчеткә дин гыйлеме алырга йөри. Өйрәнгәннәре-белгәннәре белән еш кына уртаклаша. Соңгы вакытларда телендә гел Ахырзаман, Кыямәт көне темасы. Әле менә тагын мәетләрне озату тәртибен өйрәндек ди. Әбиләрдән бу хакта ишетеп үссәк тә, хәтерне яңарту бик кирәк, әлбәттә. Мин үзем догаларны әлегә үзебезчә хәрефләр белән укыйм. Авазларны дөрес итеп әйтү өчен дустымнан киңәшләр дә сорыйм. Беркөнне ул миңа чылтыратып: «Кулыңа тиз генә каләм ал да, үзең сораган кагыйдәне язып куй», – диде. Ә мин бу вакытта эш белән мәшгуль идем. «Эшеңне читкә куй, әйдә, сиңа бу дөнья мәшәкате кадерлеме, әллә бакый дөньямы?» – ди бу миңа, бик каты ачуланып. Мондый сораудан аптырап калдым. «Бүленә алмыйм бит, иртәгә язып алсам ни була?» – мин әйтәм. Бүген ул каядыр ашыга дип уйладым. «Иртәгә кадәр яши алырсыңмы әле, юкмы?» – дип, күңелемә шом салды да, телефонын сүндерде.
Дөрес, хәтта киләсе минутта безнең белән ни буласын белмибез. Фани дөнья шулай корылган. Әмма мондый караңгы уйлар белән яшәп булмый бит инде.
Зифа. Әлмәт
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|