поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
13.04.2021 Җәмгыять

«Беренче бул! Икенчеләрне хәтерләмиләр» - Самарада кызыклы марафон уза

Моннан 60 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, Җирнең барлык радиостанцияләре, тапшыруларын бүлдереп, «Космоска беренче кеше очкан!» дигән яңалык хәбәр итәләр. СССР космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» кораблендә, дөньяда беренче булып, галәм киңлегенә чыга. Кораб Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 07 минутта Байконур космодромыннан старт ала һәм, Җир тирәли бер әйләнеш үтәп, 10 сәгать 55 минутта төшү аппараты Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янына утыра.

Самара өлкәсе бу вакыйга белән турыдан-туры бәйле. Чөнки Җир илчесен космоска Куйбышев заводы хезмәткәрләре тарафыннан җыелган ракета күтәргән. Шулай ук, «Восток» корабленең траекториясе нәкъ безнең өлкә аша узу сәбәпле, аппаратны утырту Куйбышев өлкәсенең Пестравка районында планлаштырылган була. Шуңа күрә Куйбышевта иң югары дәрәҗәле әзерлек игълан ителә: Кряж бистәсендәге махсус гаскәрләрдә эзләү-коткару отрядлары оештырыла, район хастаханәләренең берсендә космонавтны тернәкләндерү өчен махсус җиһазландырылган медпункт булдырыла, анда илнең иң яхшы хәрби табибларын чакырып китерәләр. Әмма, кораб атмосферага кергәндә, система эшендә үзгәрешләр килеп чыга, һәм космонавт Куйбышев янында түгел, ә Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янында утыра. Гагаринны барыбер Куйбышевка җибәрәләр. Ул ике тәүлек дәвамында Идел буенда аның өчен махсус әзерләнгән йортта ял итә. Дәүләт комиссиясенә докладны һәм дәүләт башлыгына рапортны да ул Куйбышевтан тапшыра. Майор погоннары тегелгән яңа форманы да Гагаринга Куйбышевта тапшыралар.
 
Самара өлкәсе, Россиянең космос башкаласы буларак, юбилейга аеруча тырышлык белән әзерләнә. Төбәк башлыгы инициативасы белән 2021 ел губерниядә юбилей елы дип игълан ителде. Өлкәдә ел дәвамында космоска багышланган мәдәни-массакүләм чаралар узачак. Дмитрий Азаров билгеләп үткәнчә, беренче ракета җыюга катнашы булган самаралылар турында халыкка сөйләү, чараларда яшьләрне катнаштыру бик мөһим. Ел башыннан өлкә мәктәпләрендә, Мәдәният йортларында һәм китапханәләрендә рәсем, шигырь бәйгеләре, фестивальләр, сыйныф сәгатьләре оештырыла. Музейларда тематик күргәзмәләр һәм экскурсияләр уза. Мәсәлән, "Самара Космическая" музеенда ракета модельләрен, космонавтларның орбиталь станциядә нәрсә ашауларын, ничек юынуларын һәм йоклауларын белергә була. Цоколь катында урнашкан залдагы күргәзмә XIX гасырдан башлап Җирнең беренче юлдашын эшләтеп җибәрү һәм «Аполлон» ай программасын тормышка ашыру чорын үз эченә ала. Биредә кешенең космос турында күзаллаулары ничек үзгәрүен, астронавтлар яши торган модульне, ракетаны орбитага чыгарырга ярдәм итүче махсус космик тренажерны күрергә була. Элек мин космос белән күбрәк малайлар, ир-атлар кызыксына, дип уйлый идем. Әмма музейда әниләре, әбиләре белән килгән кызларны күреп, фикерем үзгәрде.
 
Юбилей уңаеннан Самарада «Тере сүз» төзү буенча берничә флешмоб планлаштырылган. Куйбышев мәйданында студентлар «Самара. Космос. 60» дигән сүзләр төзиячәк. Кеше фигураларына «Тере» язу ясау гадәте әле 10 ел элек салынган иде. Коронавирус буенча чикләүләр аркасында быел фраза аерым-аерым видеога төшерелгән хәрефләрдән монтажланачак. «Самара Арена» стадионында футболчылар һәм башка спортчылар катнашында «Полет точно в цель» сүзләре барлыкка киләчәк, аны футбол тупларыннан җыячаклар. Тольяттида АвтоВАЗ мәйданчыгында заводта ясалган машиналардан Юрий Гагаринның «Поехали!» дигән атаклы фразасын төзиячәкләр.
 
Якшәмбе, 11 апрельдә, Самарада бишенче тапкыр «Беренче бул! Икенчеләрне хәтерләмиләр» дигән ярыммарафон узачак. Ярышта Россиянең 100 шәһәреннән 2 меңнән артык спорт сөюче катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, 12 апрель көнне онлайн-медиаконцерт оештырылачак. Анда Россияне космик держава буларак аякка бастыруга Самара өлкәсе керткән өлешенә багышланган интерактив чаралар узачак, ракета төзүчеләргә һәм космосны өйрәнүчеләргә багышланган истәлекле җырлар яңгыраячак. Илнең бөтен халкы катнашачак космик марафон Россиянең бөтен төбәкләрендә дә күрсәтеләчәк. Көннәр бераз җылынгач, Куйбышев мәйданында, “Самара Арена” стадионы янында, Дан мәйданында һәм шәһәрнең башка мәйданчыкларында бәйрәм чаралары узачак.
 
Венера ГАЛИМОВА әзерләде.

---
Бердәмлек
№ --- | 13.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»