|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2021 Авыл
Авыл су астында калган: хәбәр чыннан да дөресме? (ВИДЕО)Социаль челтәрләрдә Мөслим районының Сикия авылы йортларын су басуын төшергән видеолар таралды. Бу хәбәр чыннан да дөресме? Авылны су басканмы? Без халыкның хәлен белергә дип, Сикия авылының җирле үзидарәсенә шалтыраттык. Ял көне булгач, элемтәгә керә алмадык. Әмма үзен Илшат Исламов дип таныштырган ир-ат белән сөйләшергә насыйп булды. – Авылны су басмады. Бу йортлар ял итү өчен төзелгән иде. Алар читтәрәк тора. Шуларны су баскан. Күпме зыян килгән. Бик кызганыч. Су юлы борып җибәрелгән булса, бәлки йортларга кермәгән дә булыр иде, – диде ул.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|