|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2021 Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: «Сәхнәдән күтәреп алып чыктылар..»Бүген дөньякүләм апа-абыйлар көне билгеләп үтелә икән. Шул уңайдан җырчыларның гаиләдә ничә бала үсүе, апа-абыйлары турында белештек. Башкортостанның атказанган артисты Марат Шәйбәков гаиләдә дуртенче бала. Аның абыйсы, ике апасы һәм ике энесе бар. «Балачагымны сагынып искә алам эшләдек тә, уйнадык та. Туганнарым белән бик дус-тату яшибез, Аллага шөкер» ди башкаручы. «Туганнары күп булганнарга рәхәтрәктер дип тә уйлыйм, этлек эшләргә дә кирәк вакытта булышырга да кешең бар дигән сүз» дип көлә ул. Җырчы балачактагы бер кызыклы вакыйгасын да сөйләде: «Авыл клубында концертта чыгыш ясарга чакырдылар, мин баянда уйныйм – урта бер өлешендә буталдым да, тукталдым. Оялып баян артына башымны иеп куйдым. Сәхнәдән урындыкка утырган килеш кенә алып чыкканнар иде. Анда да апа-абыйлар булышты», дип көлә Марат Шәйбәков.
Фәридә-Алсу дуэты белән дә апа-абыйлар турында сөйләштек. Сүзне Фәридәләр гаиләсеннән башлыйбыз. Алар 4 кыз үскән – Фәридә, Венера, Резида, Гөлназ. «Әти безне шулай санарга ярата», ди Фәридә. Бертуганнарның «Шамил кызлары» дигән төркемнәре дә бар икән – «Көн саен аралашып, хәл белешеп торабыз», ди жырчы. Алсулар исә гаиләдә ике кыз, сеңлесенең исеме Гөлназ. Аралары 1генә яшь. Казан кызлары булсалар да алар жәйләрен Теләче районы, Олы Мәтәскә авылында уздыра торган булалар. «Сыер, сарык көтүенә чыгарга ярата идек. Гади баллы чәй белән кара ипи бик тәмле тоела иде», дип хәтирәләрен яңартты Алсу. Сеңлесе белән бәйле кызыклы вакыйганы да искә алды: «Гөлназ белән качышлы уйнаганда шкаф артына кереп бастым. Ул мине табалмый, ә мин шкаф белән стена арасына кысылып калдым да — чыга алмыйм. Монда качканга орышырлар дип 2 сәгать шунда басып торган идем», дип көлеп искә алды ул.
--- |
Иң күп укылган
|