поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.04.2021 Хәйрия

«Бар дөньямның асты-өскә килгәндәй булды. Сабыема карап бер шатлансам, ун елый идем»

Риязның әти-әнисе уллары туганны зарыгып көтә. Бәхетләренең чиге булмый. Баштарак табиблар сабыйның хәле турында берни әйтми. Ә бер айдан куркыныч хәбәр җиткерәләр. 4 яшьлек малай ДЦПдан интегә, башка диагнозлары да бар. Бер сүз белән әйткәндә, Рияз йөри алмый, аның аяк-кул мускуллары нык түгел.

– Хәзер язмышым белә килештем инде мин. Башта бик авыр булды. Кая барып бәрелергә, кемнән киңәш сорарга белмәдем. Бар дөньямның асты-өскә килгәндәй булды. Сабыема карап бер шатлансам, ун елый идем, – ди искә ала әнисе Лилия. – Йөкле вакытта берничә тапкыр хастаханәдә ятып чыктым. Ул чакта балагызның йөрәк тибеше начар дигәннәр иде. Мин моңа әллә ни игътибар итмәдем. Ә менә табар вакытым җиткәч, суым китте. Табиблар башта үземә таптырмакчы иде, аннары инде кесарь кисеме ясадылар. Баламның хәлен 1 баллык дип бәяләделәр. Ул чакта улымны Казанга җибәрергә тиеш булганнар. Нигәдер район табиблары үзләрендә калдырды. Туганда кислород җитмәгән, шуңа баш мие күзәнәкләре зыян күргән, диләр. Ул чакта яшь идем, миңа төпле киңәш бирүче табиблар да булмады. Бары тик елатмаска гына куштылар.
 
Күңелләренә шик кергән әти белән әни сабыйларын башка табибларга да күрсәтәләр. Алары исә, сабыйны 3 яшькә кадәр дәваларга киңәш итә. Ул вакыттан бирле 4 ел узып киткән. Сабыйны әти-әнисе төрле тернәкләндерү үзәкләренә йөртә икән. Дәваланулар да бушка китми. Уллары күзгә күренеп уңайлана башлый. Рияз әкренләп утырырга өйрәнгән, басып та тора ала.
 
– Балам белән күп кенә хастаханәләрдә дәваланырга туры килде. Эчмәгән дару, кадатмаган укол калмады. Күзләренә зыян килмәсен өчен дип тырыштык. Аллага шөкер, балама карап сөенеп туя алмыйм. Тырышлык бушка китмәде, үзгәрешләр күп. Әмма әле дә сабыем эпилепсия өянәгеннән интегә, – ди Лилия.
 
Рияз утырырга өйрәнсә дә, аңа һәрвакыт ярдәм кирәк. Гәүдәсен дөрес итеп тоткан очракта гына аягына басарга, йөрергә була. Тик моның өчен махсус җайланма кирәк. Риязның гәүдәсенә туры килә торган вертикализатор 144 мең сум тора икән.
 
– Моңа кадәр  улыбызга кирәкле җиһазларны үзебез алырга тырыша идек. Әмма бала тиз үсә. Ә буе үскән саен, җайланманы үзгәртергә кирәк. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык. Булышсагыз иде, – ди Лилия.
 
Риязга ярдәм итәр өчен әнисе Лилия Айдар кызы Исмәгыйлова исемендәге Саклык банкы картасы номеры:  4276 8620 2099 1792. 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.04.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»