|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2021 Спорт
Ислам Фәләхов: "3 машина оттым, тәкәләрне санаган да юк"
Көрәшче Ислам Фәләхов — Алабуга егете. Ул — билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы, көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы. Хәзерге көндә Алабуга районын яклап, 70 кг авырлыкта бил алыша. — Көрәшкә килгән чакларыңны искә төшерик әле.
— Балачакта бик актив идем. Мин I сыйныфка кергәндә, мәктәптә көрәш секциясе ачтылар. Берәр спорт төренә йөрсен, дип әти-әни шунда бирде. Әтием — төп җанатарым. Бөтен ярышларыма килә, гел көч биреп тора. Секциягә йөри башлаган көннән көрәш ошады. Ә инде ярышларда җиңү яуларга тотынгач: “Бу спорт — минеке!” — дидем.
— Берничә машина отканыңны да хәтерлибез.
— Алабуга районында өч машина оттым!
— Тәкәләр дә шактый эләккәндер?
— Санаганым юк. 15 ләп бардыр. Былтыр Сабантуй уздырылмагач, кыенрак булды. Чөнки мәйданга чыгып бил алышасы килә. Аның каравы ярты ел ял иттек һәм бу тәнәфес чорында көрәшне бик сагындым. Күңел гел янып, ашкынып торырга тиеш, шул чакта нәтиҗәләр дә икенчерәк була.
— Аерылып торган үз алымнарың бармы?
— Күбрәк тизлек белән эш итәм. Физик яктан да үземне көчсез димәс идем. Көрәшче келәмгә рухый яктан йомшарып, куркып чыгарга тиеш түгел. Миңа шуның өчен эләккәне дә бар. Үз-үзеңә ышану кирәк.
— Күңел төшкәндә, үзеңне ничек кулга аласың?
— “Күбрәк шөгыльләнергә кирәк”, — дим дә спортзалга китәм, тагын да ныграк тырышам.
— Синеңчә, көрәшкә нәрсәләр җитми? Яшьләрне спортның бу төренә ничек күбрәк тартырга?
— Иганәчелек җитми. Барыбер күп нәрсә матди якка килеп төртелә. Мәсәлән, “Ак Барс”, “Рубин” командаларына зур иганәчелек күрсәтәләр. Сер түгел, бүләкләр дә кызыктыра бит. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә көрәш бездәге кебек популяр, көчле түгел. Андагы егетләр дә кызыксынып тартылыр иде.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|