|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2021 Криминал
Әтисенең сумкасыннан 3 миллион сум алып качкан7 апрель көнне Мәскәүдә булган бу хәл. Иртән әнисе 13 яшьлек улын мәктәпкә озаткан, ә яшүсмернең башында бөтенләй дә уку кайгысы булмаган икән. Малай кичтән бизнесмен әтисенең кабинетына кереп, портфеленнән 3 миллион сум акчаны чәлдергән. Өстәвенә әтисенең планшетыннан үзенең картасына 100 мең сум акча да күчергән. Әнисе улын озата баргач, аның мәктәпкә кереп китүенә инангач, өенә юнәлгән.
Ә өйдә ире, акчасы югалуын белеп калгач, хатыны алган дип уйлап, урын таба алмый йөргән. Бу улларының гына эше булуына инангач, әти-әнисе аңа шалтыраткан. Ә малайның инде бу вакытта телефоны "недоступен" булган.
Алтынчы сыйныф укучысын тиз вакыт эчендә полиция эзәрлекләп тапкан. Тикшерү барышында мәктәптә аның математика репетиторы белән очрашуы билгеле булган. Икәү таксига чыгып утырганнар да, качканнар. Алар белән репетиторның ике дусты да ияргән.
Бу компания Екатеринбургка барып чыккан. Нәкъ менә шул шәһәрдә качып, алтынчы сыйныф укучысының урлануы турында әти-әнисенә ялган хәбәр җиткерергә уйлаганнар. Кайгыга баткан әти-әни баласының исән-имин килеш кайтуына өмет итеп, акча җибәрә башлар, дип көткәннәр. Тик планнары кинодагы кебек матур килеп чыкмаган. Аферистларны тиз кулга алганнар.
Акча урлап качуны репетитор оештырган булган.
Чыганак: Kp.ru
Фото: Светлана Маковеева, kp.ru
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|