поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
07.10.2010 Җәмгыять

КАЗАН МЭРЫ 4 РАЙОННЫ ТОТАШТЫРГАН 9 НЧЫ ТРАМВАЙ МАРШРУТЫНЫҢ ЯҢАРТЫЛГАН ЛИНИЯСЕН АЧТЫ

Казан мэры Илсур Метшин 9 нчы трамвай маршрутының яңартылган линиясен ачты һәм әлеге вакыйгада “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов һәм шәһәр Башкарма комитеты подразделениеләре җитәкчеләре катнашты.

“Восстание ур.” тукталышыннан алар “Елга техникумы” тукталышына кадәр трамвайда пассажир буларак утырып барып, уңайлык мәсьәләсендә сынап карады. Мэр фикеренчә, Авиатөзелеш, Мәскәү, Киров һәм Вахитов районнарын бер-берсенә бәйләгән әлеге линияне шәһәр халкы, аеруча Киров районында яшәүчеләр, күптән көткән, йортларның тыгыз урнашуын исәпкә алганда, чыннан да, актуаль проблема 3 ай эчендә уңай гамәлгә ашырылган.

 

Шул рәвешле, Казанның 4 районын тоташтырган линиянең озынлыгы элеккечәрәк - 36,2 чакрым, тик светофорларсыз диярлек турыдан Киров дамбасы, Несмелов, Большая Крыловка, Энергетиклар урамнары буйлап Декабристлар урамына кадәр 12,7 чакрым озынлыкта яңа участок гамәлгә кертелгән. Шуңа өстәп, тагын 8 яңа тукталыш булдырылган: Елга техникумы, Шоссейная, М.Вахитов, Поперечно-Базарная, Большая Крыловка, Серов, Соловцы Юнгалары, Ш.Усманов урамнары. Хәзер “Тимер юл вокзалы” тукталышыннан “Химическая ур.” тукталышына кадәр араны арзанлы транспорт саналган трамвайда нибары 17-20 минутта узып була. Бу линияне ачу белән, ә анда уңайлык, куркынычсызлык мәсьәләләре тулысынча хәл ителгән, Декабристлар урамы белән Ленин дамбасын транспорт агымыннан беркадәр арындырырга ярдәм итә.

 

Ә.Галәвов сүзләренчә, шушы линиянең яңа участогы буйлап трамвайлар шакылдамый гына узып йөриячәк, чөнки тиз йөрешле трамвай өчен кулланыла торган “Бәрхет юл” дип аталган Европа технологиясе буенча салынган, ягъни рельсларда тоташтыру җөйләре юк.

 

“Шушы линия дә кергән Зур Казан боҗрасы безнең өчен иң четерекле линия булып тора иде. Кешеләр биредә 50шәр еллап бернинди уңайлыклардан башка гомер иткән, юл салынасы турыда булган 157 йортны сүттереп, Универсиадага әзерлек программасы кысаларында аларда яшәүчеләргә уңайлы торак бирә алдык һәм моңа без бик шат”, - дип белдерде И.Метшин. Аның шәрехләвенчә, Киров районы, әлеге яңа линиядән һәм яңа транспорт юлыннан тыш, беренче тапкыр берьюлы 5 җәяүлеләр кичүенә дә ия булды, димәк, микрорайон тормышы тагын да җанланачак, чөнки юл булдымы, районга инвестицияләр җәлеп итеп була, күренә ки, XXI гасыр шартларында юл белән тормыш-яшәеш тыгыз бәйләнгән.

 

Тиз йөрешле трамвай - шәһәр транспортына бәйле мәсьәләнең икенче этабы, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә дөньяда, шул исәптән Европа һәм Азиядә дә, нинди проектлар булуы белән танышу эше бара, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә ярдәм алуга булышырга телктәшлек белдерә, гомумән, бу хакта җитди уйлану-киңәшләшүләр бара, диде Казан мэры Илсур Метшин. Чөнки Универсиада башланганчы Зур Казан боҗрасын төгәлләп, 60 чакрым озынлыкта трамвай юлы тимер юл вокзалыннан Борисково бистәсе, “Кояшлы шәһәр” микрорайоны, Җиңү проспекты, “Азино” микрорайоны, Ямашев проспекты аша әйләнеп үтеп Елга техникумына чыга һәм тимер юл вокзалына кайтачак.

 

Хәзерге вакытта исә Казанда 6 трамвай маршруты гамәлдә, линияләренең гомуми озынлыгы – 114 чакрым чамасы. Җәмәгать транспорты маршрутлары челтәрен оптимальләштереп, метрополитен, трамвай, троллейбуска өстенлек бирү юлы белән киләсе 3 елдан шәһәр “бөке”ләрдән котылачак дип фаразлана.


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Татар-информ
№ | 06.10.2010
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»