|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2021 Хәвеф-хәтәр
"Балалар идәндә аңсыз ята иде..."Бүген иртән Башкортстанда Бөре шәһәренең Ленин урамындагы күпфатирлы ике катлы бүрәнә йортта янгын чыккан. Күршедә яшәүче ир ярдәмгә ташланган һәм янып торган бинадан ике баланы һәм бер хатын-кызны алып чыккан. Билгеле булганча, бер малайга - ике, икенчесенә биш яшь. Бу хакта бүген Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Руслан Илтубаев өйгә кергәндә хатын һәм балалар аңсыз хәлдә идәндә яткан булган. Тәрәзәне ватып, ул аларны урамга алып чыккан. Зыян күрүчеләр Бөре үзәк хастаханәгә китерелгән. Табиблар балаларның хәлен авыр дип бәяли. Хәзер янгын сәбәбе ачыклана.
Фото: ufa1.ru
--- |
Иң күп укылган
|