поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
06.04.2021 Җәмгыять

"Өебезне сүтеп, җиребезне алырлар дип куркып яшибез"

Беркөнне автобуста институтта бергә укып йөргән танышымны очраттым. Казанда үз йортлары белән яшиләр икән. “Соңгы елларда тынычлыгыбыз бетте, өебезне сүтеп, җиребезне алырлар дип гел куркып яшибез. Әле менә җирләрне реновацияләү турында яңа закон чыккан дип сөйләшәләр. Җиреңә берәр байның күзе төшсә, өеңне яңа дип тормыйлар, төртәләр дә аударалар икән”, — диде ул бик борчылып.

Өйгә кайткач, Википедиядән “реновация” сүзенең нәрсә аңлат­канын эзләп таптым. “Яхшырту”, “реконст­рукцияләү” дигәнне аңлата икән.
 
Интернеттан укып шуны да белдем: 2014 елда Сочида узачак оли­м­пиадага хәзерлек кысаларында 2500 кешене яшәгән урыннарыннан күчергәннәр. Бик күпләр дәү­ләт бир­гән фатирлардан риза булмыйча судка мөрәҗәгать иткән. Әле бүген дә Европа суды карарын көтеп яшәү­челәр бар икән. Алла сакласын, гомер иткән җирдән кубарылып китү бер кешегә дә рәхәт түгелдер. Элекке заманнарда да моңа охшаш хәлләр булгалаган, күрәсең. Түбәндә бәян ителәчәк риваять тә юктан гына тумагандыр.
 
Бер хаким табигатьнең иң матур җирендә үзенә өч катлы өй салырга кушкан. Өе әзер булгач карарга килгән. Беренче катта күргәннәреннән бик риза калган, бүлмәләр искиткеч затлы итеп бизәлгән икән. Икенче катта күңел ачу өчен кыйммәтле җиһазлар куелган, өйнең бу каты да күңеленә хуш килгән моның. Инде өченче катка менеп тирә-якка күз салган. Бер якта шаулап урман үсеп утыра, икенче якта көмеш сулы күл җәйрәп ята ди, өченче якка карагач, биек тауларны күреп хозурланган хуҗа кеше. Дүртенче якка каргач, анда таушалып беткән иске генә агач йорт күргән. “Нинди өй бу?” — дип кара көеп сораган ул ярдәмчеләреннән. “Ул өйдә ялгыз сукыр әби яши. Көндезләрен шә­һәр­гә барып хәер сорап тамагын туйдыра, кичләрен шушы алачыгына кайтып, төннәрен гыйбадәттә үткәрә”, — дип җавап биргән ярдәмчеләре. “Хәзер үк бу өйне күз алдымнан алыгыз, тәрә­зәмнән җимерек йорт күренеп торуын теләмим!” — дип кычкырган кәефе кырылган хаким кеше. Яр­дәмче­ләре “мескен карчыкның башка торыр җире юк” дип әйтеп карасалар да, бу турыда ишетергә дә те­ләмәгән. Нишләсеннәр, солдатлар килеп бер генә сукканнар, өй ишел­гән. Бәхеткә, бу вакытта әби өйдә булмаган. Кичен әби кайткач, өенең җимерелгәнен күреп бик каты елаган һәм Аллаһка болай дип мөрәҗәгать иткән: “Йа, Раббым! Мин гомер буе сукыр булдым, башкаларга биргән күз нигъ­мәтеңне миңа бирмәдең, тик мин сабыр иттем, зарланмадым. Балалар нигъмәтеннән дә мәхрүм иттең, ләкин мин ризасызлык күрсәтмәдем, сиңа һәрвакыт рәхмәтле булдым. Картлыгымда ялгызымны калдырдың, бу тәкъдиреңә дә риза булдым, һәрвакытта да сиңа шөкер иттем. Инде тора торган җиремнән дә мәхрүм калдым. Тынычлап гыйбадәтемне кылырга баш өстемдә түбәм калмады, явыз күршем үзем югында йортымны җир белән тигезләгән. Йа, Раббым, әйт миңа, бу вакытта син кайда идең?”
 
Аллаһы Тәгалә карчыкның догасын кабул иткән — икенче көн туганда өч катлы йорт нигезенә ка­дәр җимерелгән булган.
 
Әбиләребез дога кылганда: “Йа, Раббым, илләребезгә, көннәребезгә тынычлык, җитәкчеләребезгә саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, тәүфыйк, һидәят бирсәң иде”, — дип телиләр иде. Ошбу күркәм теләкләргә барыбыз да кушылыйк. Һәрберебезгә дә якты, нурлы, җылы өйләрдә яшәргә, тынчлыкта, иминлектә гомер кичерергә насыйп булсын!
Фото: Татар-информ
 

 


Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.04.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»