поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
05.04.2021 Матбугат

Юбилеен Төркиядә каршы алган Илфат Фәйзрахманов: “Тере мәет”кә әйләнгән идем

Кыю журналист Илфат Фәйзрахмановны татар журналистикасында белмәгән кеше юктыр. “Битлектән булсам да, тавышымнан таныйлар”, — дип елмая үзе. 22 ел телевидениедә эшләгәннән соң, “Безнең гәҗит”не ачып җибәрде ул. 29 мартта Илфат абыйга 60 яшь тулды. Бу уңайдан аның белән әңгәмә кордык. Юбилеен ул Төркиядә каршылады.

“МИҢА КОЙМАК БУЛСА, ҖИТӘ”

— Илфат абый, Казанга күптән чыгып киткәнсез, шуңа карамастан бүген дә авыл малае булып калгансыз бугай. Туган ягыгыз — Арча районы Түбән Оры авылында йорт та салдыгыз...

— Теркәлү урыным авылда. Казанда бер көн дә тормас идем. Туган ягымны гел сагынып яшәдем. Әнием вафатыннан соң тәвәккәлләдем. Төп нигез белән янәшә ике катлы йорт салдырдым. Балконы да бар. 110 квадрат метр торакта бөтен уңайлыкларны булдырып ятыш. Әлегә газ кермәгән. Хәзер ике атнага бер кайтам. Ә җәй көне шунда яшибез.
 
— Авылда ниләр белән шөгыльләнәсез? Бакчагыз зурмы?
 
— 40 сутыйга якын җиребез бар. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Помидорлар ноябрьгә кадәр пешеп утыра. Умарталарым бар. Быел бәрәңге утыртмыйм, туфракка каты корт (проволочник) керде, җирне ял иттерәм. Бакча — хоббием. Җәй көне кичке сәгать 11 тулганчы өйгә кермим. Маңгайга фонарь беркетеп, түтәлләргә су сибеп йөрим.
 
— Үзең үстергән кадерлерәк, тәмлерәк тә була шул. Туклануга аерым игътибар бирәсезме?
 
— Хатыным Зөлфия: “Без тәмле дип тәмлесен, ә Илфат файдалысын ашый”, — дип шаяртырга ярата. Иртән ботка ашыйм, бигрәк тә тары, манныйныкын яратам. Коймак булса, башка ризык кирәкми. Әнинең өендә (аны сүтмәдем) мич тора. Шунда үзем дә коймак, башка ризыклар пешерәм..
 
Дөрес ашауга, дөрес яшәүгә игътибар итәм. Менә һәвәскәр умартачыдан яхшы киңәш: иртән ач карынга бүлмә температурасындагы кайнамаган суга бер чәй кашыгы бал болгатып эчү файдалы. Болай балның шифалы үзлекләре канга тизрәк үтеп керә, канның составы яхшыра. Чәй эчмим. Аның урынына көненә икешәр литр су эчәм.
 
“ТЕРЕ МӘЕТ”КӘ ӘЙЛӘНГӘН ИДЕМ”
 
— Илфат абый, сезгә бик авыр хәсрәтләр кичерергә туры килде, бер-бер артлы туганнарыгыз гүр иясе булды. Аннары әниегезне соңгы юлга озаттыгыз... Көчле булып калырга нәрсә ярдәм итте?
 
— Дусларым бик ярдәм итте. “Тере мәет”кә әйләнгән идем. 2009-2011 еллар безнең өчен аеруча авыр булды. 55 яшьлек абыемны җирләп, кырыгын уздырганда, кызы үлде. Өч айлык баласы калды. Шәфкать туташының: “Сабые бар идемени? Күкрәгеннән сөте агып ята бит”, — дип реанимация бүлмәсеннән елап чыкканы әле дә хәтердә. Бу хәсрәтләрдән айнырга да өлгермәдек, 52 яшьлек кечкенә абый авырый башлады. Бер атнада — дүшәмбе көнне хатынның әтисен, шимбә кечкенә абыйны җирләдек. Иң авыры әнигә булды. Ярты ел эчендә күпме югалту. “Балаларымның гомерен яшим”, — дип әйтә иде гел... Бу авырлыкларны кичерә алмады. Бер елдан ул да бакыйлыкка күчте. Бик сагындыра. 60 яшьтә дә әни кирәк икән.
 
— Кыю журналистлар сирәк, ләкин эшегезгә бәя биргән рәхмәт хатлары, исемнәрегез юк бугай?
 
— Мулла кушкан исемем генә бар. Минтимер Шәймиев чын демократик җитәкче булды. Ул һәр тапшыруымны карап, анализ бирә иде. Күрсә, туктап исәнләшә. Фатир алырга да булышты. Рәхмәт. Гәрчә аның үзен дә тәнкыйтьли идем. Ә исемнәрне сорап йөрмим. Битлек аша да тавышымнан таныйлар икән, димәк, мин — халыкныкы, шуның белән горурланам.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 05.04.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»