|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2021 Фаҗига
Коронавирустан терелүен гаиләсе белән аквапаркта бәйрәм иткән үсмер үлгән
Егет ачык су фильтрында тыгылып калган һәм баткан. Вакыйга Мексиканың Плая-дель-Кармен шәһәрендә булган. Шимбә көнне, 27 мартта, 13 яшьлек Леонардо Луна Герреро әти-әнисе һәм өч абыйсы һәм сеңелләре белән аквапаркка киткәннәр. Гаилә шул рәвешле Леонардоның COVID-19дан терелүен бәйрәм итмәкче булган. Үсмернең аягы су фильтрында тыгылып калган, шул чакта ук фильтр аны су астына суыра башлаган. Тәүдә гаилә Леонардо аларны шаяртып су астына чума дип уйлый, әмма күп тә үтми моның уен түгеллеге ачыклана. Малайның әтисе кардиолог Мигель Анхел Луна Кальво улын коткарырга никадәр тырышса да, бар да юкка була...
Үсмерне фильтрдан алып чыккач, әтисе аңа ясалма сулыш үткәрә. Вакыйга урынына тиз арада килеп җиткән табиблар егетне дәваханәгә алып китә. Әмма бату аркасында икенче көнне аның үпкәләрендә кан китә. Нәтиҗәдә ул үлә.
Су керү паркы җитәкчелеге Герреро үлеме хакында бик нык үкенүе һәм аның якыннарының кайгысын уртаклашу турында хәбәр язып чыккан. "30 елдан артык вакыт эчендә мондый фаҗигаләр булганы юк иде", - диелгән анда.
Соңрак су фильтрының аквапарк хезмәткәре хатасы аркасында төзек булмавы ачыкланган.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Xenses water park
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|