|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2021 Хәвеф-хәтәр
Өч яшьлек сабый урманда югалганКанаданың Кингстон шәһәре (Онтарио провинциясе) тирәсендәге урманда 3 яшьлек малай югалган һәм өч тәүлектән соң исән-имин табылган. Үткән якшәмбедә, 28 мартта өч яшьлек Джуд Лейтон гаиләсе участогыннан чыгып киткән һәм адашкан. Полицейскийлар һәм коткаручылар, этләр, вертолетлар һәм водолазларны җәлеп итеп, баланы эзләүләрне оештырганнар. Эзләүләр якындагы урманда һәм сулыкларда барган.
Чәршәмбе көнне, 31 мартта полицейскийлар эзләү отрядында кешеләр саны кыскару турында игълан иткәч, 4 хокук сакчысы малайны тапкан. Лейтон соңгы тапкыр уйнап йөргән җиреннән 1 километр ераклыкта табылган.
Ашыгыч ярдәм табиблары баланы тиз арада дәваханәгә илткән. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Баланың 72 сәгатьтән артык яңгыр астында кыргый шартларда исән калуына полицейскийлар таң калган. Алар баланың җылы киенүен искә алган: сабый йон свитер һәм кышкы куртка кигән булган.
Кайчагында зур кибетләрдә күз ачып йомганчы 1-2 минутка булса да балаларны күздән яздырганда үлеп тереләбез. Эсселе-суыклы булып киткән ул мизгелләрне яшь балалы аналар кичергәне бардыр. Ә монда өч тәүлектән артык балаңның исәнме-юкмы икән белмә әле... Ул хисләрне кичерергә язмасын...
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Ontario Provincial Police
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|