поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
01.04.2021 Медицина

“Хәлем әйбәт”, диде. Сөйләшүдән соң ике-өч сәгать узгач, үлгәнен хәбәр иттеләр

Коронавирус дигән зәхмәт Кытайдан безгә килер төсле түгел иде. Шуңа күрә тыныч күңел белән Яңа елны каршыладык, чит илләргә барып, диңгез буйларында кызынып яттык. Ләкин көннәрдән беркөнне чир бездә дә тарала баш­лады һәм бөтен нәрсә карантинга ябылды да куйды. Моннан нәкъ бер ел элек булды ул.

Хәзер уйлап утырам, бу чир безнең илдә дә күптән — Кытайда тарал­ган вакытта ук, 2019ның көзләрендә үк булгандыр. Ник дигәндә, ул чорда да таныш-белешләр арасында пневмония белән больницаларда ятып чыгучылар булды. Мин үзем дә 2019 елның ноябрендә үк чирләп алганмындыр аның белән дим. Чөнки өч көн югары температура торды, хәлсезлектән интектем, нык ютәлләп җәфаландым. Арка авыртты, борыным бернинди дә ис сизмәде. Башка вакытта булышкан даруларның да файдасы тимәде. Бик озакка барды ул вакытта мин грипп дип уйлаган әлеге чирем, декабрь азакларында гына арулангандай булдым.
 
Дусларымны, якыннарымны да коронавирус читләтеп үтмәде. Иң аянычы — үткән көздә бик якын туганыбызны мәңгелеккә алып китте. Авырый башлагач, өйдә бераз дәваланып ятты ул. Чөнки поликлиникаларга барып врачка эләгү, өйгә врач чакырту мөмкин түгел иде ул вакытта, бөтен җирдә кеше өстендә кеше, чирнең нык котырган чоры иде. Аннары хәле авыраеп китте дә, ашыгыч ярдәм чакыртып, көч-хәл белән йогышлы авырулар госпиталенә сала алдык. Анда вакытта кулында телефоны бар иде, хәбәрләшеп тордык, кирәкле әйберләрен алып килеп бирдек. Беркөнне: “Мин монда башка ята алмыйм, чыгарга булышыгыз, зин­һар, әллә ни булды миңа, берни аңламыйм, нишләргә кирәклеген дә бел­мим”, — дип хәбәр итте. “Барысы да аяхшы булыр. Синең анда дәвалануың үзе бер бәхет, күпме кеше больницага эләгә алмый бит, түз инде”, — дидек. Дәвалаучы врачы да: “Хәле әйбәтләнә, ковидны җиңдек”, — дип безне тынычландырды. Дөрес, канындагы шикәре күтәрелүен, вакыт-вакыт онытылып китүен дә әйтте. Бер атнадан чыгарырлар инде дип торганда, шәһәрнең икенче больницасына күчергәннәрен белдек. Нәрсә булган, ни өчен болай эшләгәннәр, хәле ничек — без билгесезлектә аптырап калдык, берни дә аңламадык. Үзе белән элемтәбез өзелде, чөнки ул больницада телефонын алганнар. Больницага чылтыратабыз, телефонны алучы юк. Таныш-белешләр аша шушы больница белән ничек тә элемтәгә керү юлларын эзләдек. Бераздан, ниһаять, дәвалаучы табибының номерын табып, аңа чыктык. Ул: “Хәле уртача. Моннан авырракларны да дәваладык. Барысы да әйбәт булыр”, — дигәч, тынычланып калдык. Тик нишләп бер кызыл зонадан икенчесенә күчерергә булганнар дигән соравыбызга ул җавап бирмәде.
 
Туганыбызның телефонын алып куйсалар да, медперсонал аша аның хәлен белешеп тору юлларын таптык. Табиб барысы да яхшы дисә дә, икенче кеше безгә хәле мактанырлык түгел икәнен әйтте. Кислород маскасы кияргә теләмәгәч, аны мәҗбүриләп киерткәннәрен дә, больницадан качарга теләгәнен дә ишеткәч, аны алып чыгарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Тырыша торгач, медсестра аша, үзе белән бер тапкыр телефоннан сөйләшү бәхетенә дә ирештек. “Хәлем әйбәт”, — дигәч, эчебезгә җылы керде, ахыргача дәваланып бетсен инде дидек. Шушы сөйләшүдән соң ике-өч сәгать узгач, аның үлгәнен хәбәр иттеләр. Нигә шулай булды бу? Безне табиб ышандырып торды бит. Бернәрсә дә аңламадык. Аны ни өчен шушы больницага күчергәннәренә, нигә шулай кинәт үлеп киткәненә әлегә кадәр җавап ала алганыбыз юк.
 
Моргта аны соңгы юлга озатырга баргач, үз күзләрем белән күрдем хәлләрне. Әйтерсең кайдадыр сугыш бара. Махсус машиналар башка больницалардан үлгән кеше­ләрне монда китереп торалар, катафалклар, газельләр икенче ишектә мәрхүмнәрне алырга чират көтә. Коронавирустан үлгәннәрне кешечә озатырга да рөхсәт юк, өйгә алып кайтырга ярамый. Машинага салганда табутын гына күреп каласың.
 
...Бу вирус әле тиз генә бетмәс кебек. Гомернең кадерен белеп, үз сәламәтлегебезне үзебез кайгыртып, якыннарыбызның исән чакларында кадерен, хәлен белеп, аралашып яшәсәк иде.
 
 

Дания ШӘРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.04.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»