|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2021 Шоу-бизнес
"Күптәнге хыял иде": Артур Маузер белән Лия Шәмсина хәләл бизнес ачканХәтерләсәгез, җырлы гаилә Артур Маузер белән Лия Шәмсина Дубайдан Чаллы шәһәренә күченеп кайтканнар иде. "Матбугат.ру" ачыклаганча, анда алар үз эшләрен башлаган. Чаллы шәһәренең бер мәчете янында яңа чәйханә ачып җибәргәннәр. “Чаллыга кайтуга, көне-төне әлеге проект өстендә эшләдек. Хәләл бизнес – күптәнге хыялым иде. Аллаһы кушып, ул тормышка ашты. Миңа ярдәм күрсәткән Әлфис хәзрәт, Илдар хәзрәт, Ринат абый, Альфред абый, барлык туганнарым, якыннарым – барысына да рәхмәтемне белдерәм. Әниемә рәхмәт”, - дип уртаклаша Артур.
Исегезгә төшерәбез, танылган Чаллы җырчысы, гаиләсе белән Мәскәүгә күченеп китеп, шунда мәктәпне тәмамлаган 20 яшьлек җырчы Лия Шәмсина һәм мәрхүм булган "Агыйдел" татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Мирхәт улы Гыйниятуллинның улы, саксофончы музыкант Артур Mauzer Sax узган елның 7 августы көнне гөрләтеп туй уздырды.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Артурның Лиягә тәкъдим ясавы турында хәбәр иткән идек.
--- |
Иң күп укылган
|