|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2021 Язмыш
"Типсә тимер өзәрлек 33 яшьлек ут йөрәкле ир ничек хәбәрсез югала алсын соң?"Бүген төшемдә моннан утыз тугыз ел элек мәрхүмә булган кадерле дәү әнием — Нурсафа Сәлахованы күреп, елмаеп уяндым. Үзен язмыш җилләре аямаса да, тумыштан көр күңелле булу, өстәвенә диндар гаиләдә күркәм тәрбия алу сәбәпле, дәү әнием тормышыннан беркайчан да зарланмады, берәүгә дә караңгы чырай күрсәтмәде. Мин кечкенә чакта зур алма бакчабыз бар иде. Алмалар өлгереп килгән август аенда, төнлә, караклар басмасын дип, шалашта дәү әни белән чиратлашып бакча саклыйбыз. Укымышлы әбекәем шул чакта безгә нинди генә гыйбрәтле кыйссалар бәян итмәде, нинди генә әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләмәде икән?!
Мулла гаиләсендә туган, мәдрәсәдә укыган һәм укыткан дәү әни үзлегеннән телләр өйрәнүдән тәм тапты. Гарәп, латин, бүгенге татар, рус графикасында укый, яза иде. Рус, татар, чуаш, үзбәк, гарәп, фарсы телләрендә сөйләшә белә иде. Сәясәт, дөнья хәлләре белән кызыксынып, газеталар укып, радио тыңлап, даими танышып барды. Татар, рус әдәбияты, көнчыгыш классиклары әсәрләрен яратып укыды. Хәтере бик яхшы, сөйләме мәкаль-әйтемнәргә бай, җор теле белән теләсә-кемне авызына каратып куя. Юмарт, тәмле телле орчык хәтле генә әбекәебезгә, өч оныгыннан тыш, тирә-күрше балалары да “дәү әни” дип эндәште. Авылдашлар аңа киңәшкә килә, дини бәйрәмнәрдә абыстай дип зурлап, табын түренә утырта, үтемле вәгазьләрен тыңлап, рухын ныгыта, гыйбрәт ала иде. Дәү әни матур мәкам белән “Коръән” аятьләрен яттан укый, шунда ук мәгънәсен аңлатып бирә иде.
Нурсафа әбием алты балалы гаиләдә, икенче кыз булып, 1908 елда туган. “Яшьтән эшләп үстек, урак, печән өстендә, челләдә интекмәс өчен, таңгы өчтә торып, күмәкләшеп басуда эшли башлый идек, — дип сөйли иде ул. — Әткәй белән әнкәй безне кеше хакына кул сузмаска, эштән курыкмаска, гаделлеккә, авыр сынаулар килгән чакта югалып калмаска, Аллаһка сыгынырга, аннан ярдәм сорарга, язмышыңа язылганга разый булырга, тормышка аек акыл, якты өмет белән карарга өйрәтеп үстерде. Караңгы төн артыннан һичшиксез якты көн туасына ышанып яшәргә кирәк, бәбкәчләрем”.
Әбекәй үсеп буйга җиткән мәлдә, колхозлашу, хәлле кешеләрне кычкыртып талап, кулаклар дип мәҗбүриләп авылдан сөрү мәрәкәсе башланган. Ибраһим бабабызның бертуганы — эшчән, белемле, хәлле ил агасы Хафизның җитешле, имин тормышын авыл гидайлары пыран-заран китергән. Йорт-җирен тартып алып, гаиләсен авылдан сөргәннәр. Үзенең кайда җирләнгәне дә билгесез, ятим балалары ил буйлап чәчелгән. Ибраһим бабабыз, үз гаиләсен шушы афәттән саклап калу өчен, җитү кызларын тиз арада элек үзендә сабак алган авыл хәерчеләренә кияүгә биргән, малын шуларга бүлеп тараткан. Кибетен, зур йортын “үз теләге белән” көрәктән сәнәк булган яңа идарәчеләр кулына тапшыргач, бичаракайның акылы җиңеләйгән.
Үсмер чактан ук дәү әнине яшертен генә яратып йөргән, кырыс атасы белән үги анасы тарафыннан кыерсытылып үскән Ризатдин исемле егет дәү әнигә өйләнгән. Төп йортта яши башлаганнар. Кичә генә бала тапкан килененең бәби имезгән вакытта ишек катындагы агач сәкедә көпә-көндез йоклап китүен күреп алган зобани каенана, кышкы суыкта ишекне юри бераз ачык калдырып чыгып киткән. Дәү әнинең эчке органнарына бик нык салкын тигән, ул ут эчендә кызышып, саташып, ике ай буе Газраил белән тартышып яткан. Бәбине дәү әнинең үз әнисе, кәҗә сөте имезеп, ач үлемнән алып калган, кызын да тәрбияләп аякка бастырган.
Әбекәем тернәкләнгәч, бәхет эзләп, Үзбәкстанга чыгып киткәннәр. Колхозга эшкә йөргәннәр. Саман балчыктан кечкенә генә өй салып кергәннәр. Кара сакал анда да ияреп барган, бабай үзгә климатка яраклаша алмаган, өянәкләре кузгалып, урынга егыла башлаган. Шул сәбәпле Казанга кайтып урнашканнар.
— 1941 елның башында туган авылыбызга кайтып төштек. Бар булган акчабызны түләп, авыл башыннан зур алмагач бакчасы булган йорт сатып алдык, — дип сөйли иде дәү әни. — Бабагыз аның рәхәтен күрә алмады бәгырькәем: сугышка чыгып китте дә, хәбәрсез югалды... Тормышны өзелеп сөйгән, булдыклы, куркусыз, типсә тимер өзәрлек 33 яшьлек ут йөрәкле ир ничек хәбәрсез югала алсын соң? Кибәнгә төшеп киткән энә түгел бит ул! Ул мине дә, әниегезне бик ярата иде, авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәде. Бабагыз озын көйле халык җырларын җырларга маһир иде. Андагы моң дәрьясы! Исәндер ул, бик нык имгәнгәндер дә, өйгә кайта алмыйча берәр илдәге госпитальдә тилмереп ятадыр. Ике аягы, ике кулы булмаса да, дөнья читеннән дә барып алып кайтыр идем мин аны! Түр башыма утыртып куеп, бәби баккан кебек яратып тәрбияләр идем. Үзе сөйләшә алмаса, күкчәчәктәй матур күзләре генә миңа елмаеп карап торса да, язмышыма рәхмәтле булыр идем...
Дәү әнинең бу сүзләре безне шаккатыра иде. Тол калган дәү әнигә берничә мәртәбә яучы килә. Тик ул барысын да кире кага. “Никахның тәүгесе генә Аллаһтан, шайтаннан булганы миңа ниемә?” — ди. Тугрылык хисе — аның иң зур асыл сыйфаты булгандыр, мөгаен. Ачлы-туклы интегеп, авыр хезмәт белән изелеп, бердәнбер кызын үстереп аякка бастырса да, дәү әнигә рәхәт тормыш тәтеми. 31 яшьлек әткәй 19 яшьлек әнкәйне урлап өйләнә. Йорт-җирсез ир заты дәү әнинең өенә йортка керә. Үзбаш яши башлагач та, зур гаилә имин тормышка тиенми. Әнкәй өч бала белән хыянәтче иреннән аерылып кайтып керә. Дәү әни бөтен барлыгын безне үстерү, тәрбияләп кеше итүгә багышлады. Аның туйганчы йоклаганы, туйганчы ашаганы булдымы икән? Таң белән торып мичкә ягучы да, барыбызның көен көйләүче дә ул иде. Арыдым, авырыйм, димәде. Ашказаны, йөрәге авыртып изаланды, төннәрен сызланып чыга иде. Шулай да сер бирмәде, берәүгә дә зарланмады, чытык йөз күрсәтмәде. “Бүгенге көнебез Аллага шөкер, илдә иминлек, барыбыз да исән-имин”, — дия иде. Ул берәүдән дә көнләшмәде, күпсенмәде, сүз йөртмәде, гайбәт сөйләмәде, һәркемгә акыллы киңәшләрен биреп, холкына уңай йогынты ясый иде. Шәп психолог иде шул ул, тирә-күршедәге ничәмә-ничә яшь кешене яман юлга аяк басудан коткарып калды. Мәңгелек йортына китеп барганчы кешеләргә игелек кылды.
Дәү әниебезне югалтуга бик озак вакыт үтсә дә, аның канатлы гыйбарәләре, үгет-нәсыйхәтләре исемнән чыкмый:
— Зур гыйлем иясе Будда беләсезме нәрсә дигән? Газаплану, иза чигүләрегез — әйләнә-тирәгездә барган хәлләрне ничек бар, шулай кабул итә белмәүдән килә дигән, онытмагыз, балакайларым. Тормышта бик авыр чаклар була. Кайгырып, үз-үзегезне ашап, йөзегезне бозып, борыныгызны салындырып, сыктап, зарланып, кул кушырып утырмагыз, — дип киңәш итә иде дәү әни. — Әгәр нәрсәне булса да уңай якка үзгәртә аласыз икән, тырышып-тырмашып, иҗтиһат итеп үзгәртегез. Булдыра алмасагыз, шул хәлгә карата мөнәсәбәтне үзгәртегез. Сабырлык белән үткәреп җибәрегез. Авырлыктан соң һәрчак җиңеллек килүен онытмагыз. Кая карама: борчу-мәшәкатьләр баштан ашкан дип зарланышалар. Кеше үзенә-үзе дошман булмаса, бәхет кошы аны әйләнеп узмый. Гел начар нәрсәләр турында гына уйлап утырсаң — начарлыкны, усаллык белән усаллыкны, яхшы уйлар белән яхшылыкны чакырып китерәсең. Минем язмышка да сынауларның саллысы язылган иде, шуларны кичкәндә асылымны, намусымны югалтмавыма, күңелемне каралтмавыма сөенәм. Түбәнлеккә төшмәдем, кеше рәнҗетеп, каргыш җыймадым. Һәрнәрсәнең уң һәм сул ягы була. Матурлыкны күрергә өйрәнсәгез — бәхетле булырсыз, бәбкәчләрем. Тормыш тоташ сынаулардан тора. Авырлыкны җиңгән саен кешенең рухи көче күбәя, үз-үзенә ышанычы арта. Юмарт булыгыз, Аллаһ юмартларны сөя, байлыгын арттырып бирә. Акча гына байлык түгел. Беренче чиратта күңелең бай, йөзең якты, хисләрең җылы, йөрәгең мәрхәмәтле булсын. Шул чакта кешеләр сезгә магнит кебек тартылыр. Өебезгә нур сибүче бу лампочканы кем уйлап тапканын, беләсезме? Юкмыни? Томас Эдисон дигән инженер уйлап тапкан аны. Бик озак изаланган, тик күңелен төшермәгән, яңадан-яңа әмәлләрен эзләгән. Туксан тугыз мәртәбә тәҗрибә үткәреп, шулай эшләргә кирәкмәгәнлеген белгәч кенә, ачышка юлыктым дигән. Сезгә дә киңәшем шул: каршылыкка килеп терәлдем дип кенә, сайлаган юлыгыздан тайпылмагыз.
Менә бүген рәхәтләнеп бергәләп кич утырабыз. Өй җылы, тамак тук, хәсрәтебез юк. Берегез йон аялый, икенчегез — эрли, өченчегез — җеп ката, мин оекбаш ямыйм, әниегез шәл бәйли. Һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк. Иртәгә ул кире кайтмаячак. Сез үсеп җитеп таралышырсыз. Мин мәңгелек йортыма күченермен. Киләчәктә ялгыз әниегезне ташламаска сүз бирегез, алтын бөртекләрем. Тормыш авырлыкларыннан курыкмаска, аның матурлыгын күреп, кадерен белеп, тәмен тоеп, якты-яхшы уйлар гына уйлап яшәргә кирәк. Шул чакта үзегез дә бәхетле булырсыз, башкалар да сезнең янда бәхеткә тиенер. Беркайчан да үзегезне башкалар белән чагыштырып, кимсенмәгез. Кимсетмәгез дә. Ходай каршында барыбыз да бертигез. Үзегездән дә, башкалардан да кол ясамагыз. Без бары тик Аллаһның коллары. Гомер юлын намус белән үтүгә ни җитә!
Узган ел барыбызга да авыр сынаулар, тетрәнүләр алып килде, югалтулар зурдан булды. Кемнәрдер вәсвәсәгә бирелде, икенчеләре сызланып ятты, табиблар көнне-төнгә ялгап, меңләгән кешене әҗәл тырнагыннан йолып калырга тырышты. Кемнәрдер терелүгә өметен өзеп, мәңгелеккә күзләрен йомды. Күпләр эшен югалтты, акчасызлыктан очын-очка ялгый алмыйча изаланды, чир йоктыручылар, больница ятакларында аунап, үзе, якыннары өчен иртәгәсе көн туармы-юкмы дип гасабыйланды. Ушлы бәндәләр, уңай форсаттан файдаланып, биш тәңкәлек чүпрәктән әштер-өштер тегелгән маскаларны 200-300 сумга сатып, череп баеп калды.
Яңа ел искесеннән хәерлерәк булыр кебек тоела. Күңелләрне төшермик әле, дусларым. Дәү әни әйтмешли, төн кара дип кайгырышмыйк, иртәгә яктырып кояш чыкмый калмас.
Хәмидә ГАРИПОВА, Казан |
Иң күп укылган
|