поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.03.2021 Хәвеф-хәтәр

Җәлил хәзрәтнең килене Альбина Фазлыева: "Күз алдына китерәсезме? Янгыннан алып чыккан соңгы әйберен дә урлап киткәннәр"

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең килене Альбина инстаграмда кызыклы пост урнаштырган. Дөресрәге, чәч үрә торырлык. Бу вакыйганы Җәлил хәзрәткә заманында әбисе сөйләгән булган икән. "Элек кеше бу кадәр әшәке түгел иде...", - дип башлаган блогер язмасын. Алга таба текстны "Матбугат.ру"да үзгәртмичә генә бирәбез:

Җәлил әти белән бер көнне сөйләшеп утырдык әле. Еш кына шундый сүз ишетергә туры килә: "Элек кешеләр бу кадәр әшәке түгел иде, хәзер бигрәк намуссыз, гадел түгел" диләр. Әти бер дә килешмим бу сүзләр белән дип куйды... Элек тә начар кешеләр җитәрлек иде ди. Дөрестән дә, һәр заманда төрлесе булган инде.. Әшәкесе дә булган, яхшысы да. Моны дәлилләп Җәлил әти әбисеннән ишеткән вакыйганы сөйләде..⠀⁣⁣⠀

Күп еллар элек Борбаш авылындагы без торган урамда бик зур янгын чыккан. Ул вакытта әти дә тумаган булган әле.. Урамы белән өйләр янган. Күз алдына китерергә дә нинди коточкыч. Күрше урам кешеләре янгынны сүндерергә ярдәм итәргә чыкканнар, ләкин ярдәм итә алмаганнар, янгын алар урамына да күчкән. Менә шундый авыр фаҗига булган безнең авылда..⁣⁣⠀

Янгын вакытында кешеләр нәрсәсен булдырала, уттан урамга ташый башлаган. Безнең әби дә үзенең пәлтәләрен, киемнәрен карга чыгарып куйган. Һәм икенче әйбер артыннан утка кереп чыгуга, теге әйберләр инде юкка чыккан. Урлаганнар... Күз алдына китерәсезме? Кешенең болай да нинди авыр кичерешләре, ә аның ахыргы әйберләрен дә урлап китәләр. "Бурдан кала, уттан калмый" ди бит әле халык мәкале. Бу очракта уттан калганын да начар күңелле кешеләр урлап китә. Бу бит инде этлелекнең, түбәнлекнең иң соңгы чиге дип уйлыйм мин.⠀⁣⁣
Элекке заманда да шундый начар кешеләр булган. Мондый коточкыч вакытта да ярдәм итү түгел, киресенчә авырлык китерүчеләр дә булган... Ничекләр сабыр иткәннәрдер, җаныкайларым.⠀⁣⁣⠀

Шуңа да дусларым, заманына карап түгел, тәрбиясенә, кылган гамәлләренә карап бәя бирергә кирәк. Һәм инде нинди генә хәл булмасын, һәрчак кешелекле булып калырга тырышырга кирәк! Килешәсезме, дусларым?⁣⁣ - дип уртаклаша ул.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»