поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.10.2010 Мәгариф

СЕЗ – ДӨНЬЯНЫҢ ТОТКАСЫ!

Бүген укытучылар рәсми рәвештә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Педагогларның кәефләре ничек, алар бу көнне нинди хисләр белән көтеп ала?

Ирина Саркисова, Казанның 89 нчы мәктәбенең химия укытучысы, “2010 елда Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы” дигән бәйгенең төп җиңүчесе:

 

 – Бу көн минем өчен аеруча кадерле. Укучыларыбыз ел да безнең хөрмәткә бик тырышып концерт әзерли. Менә шул чараны түземсезлек бе­лән көтәбез.

 

Роза Вәлиәхмәтова, башкалабыздагы 111нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

 

– Бу минем генә түгел, бөтен нәселебез өчен зур бәйрәм! Мәктәпне тәмамлагач, башка һөнәр үзләштереп, эшкә урнашкан идем инде. Әмма якын кешеләремнең укытучы һөнәренә карата мәхәббәте мине дә шушы белгечлекне сайларга этәрде. Үз эшемне бик яратып башкарам. Укытучылар көнен мәктәп коллективы белән урман буенда урнашкан лагерьда уздырдык. Саф һава сулап, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Гадәттә, бу көн тәбрикләүләргә бай була: котлаулар җибәрәләр, үзем дә хезмәттәшләремә теләкләр телим.

 

Елена Берговская, Казандагы 36 нчы мәктәпнең немец теле укытучысы, “Иң яхшы укытучы” бәйгесенең “Эрудиция һәм оратор сәнгате” номинациясе лауреаты:

 

– Минем өчен көн дә бәйрәм кебек. Чөнки эшемне җаным-тәнем белән бирелеп башкарам. Бәйрәмне эшләп уздырачакмын.

 

Гөлнара Вафина, 159 нчы лицейда башлангыч сыйныф укытучысы, быелгы шәһәр бәйгесенең “Укытучы булыр өчен туган!” номинациясе лауреаты:

 

– Социаль ипотека программасы буенча фатир откан идем. Укытучы көнен яңа фатирда өй туе белән бергә үткәрергә җыенабыз. Шатлыгымны уртаклашырга хезмәттәшләрем киләчәк.

 

Гөлназ Мөхәммәд, 54 нче һөнәр лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

 

 – Минем өчен иң мөһиме – укучыларымның хөрмәте. Бәйрәм теләгем шул: мәктәпләр белем бирү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылсын, компьютерлар белән тулысынча тәэмин ителсен иде. Укытучылар үз фикерен курыкмыйча әйтә белсен.

 

Лилия Фәттахова, Яңа Чишмә районы мәгълүмати-методик үзәк белгече:

 

 – Узган шимбә көнне ветеран педагогларны, яшь укытучыларны тәбрикләдек, тырышып эшләүчеләргә бүләкләр тапшырдык. Мәктәпләребездә барлыгы 358 укытучы хезмәт куя. Укытучылар әлеге һөнәрне сайлаган икән, аны намус белән башкарсыннар иде. Аларның хезмәтләрендә сабырлык, иҗади активлык телибез.

 

Газиз Юнысов, Нурлат шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы:

 

– Бездә һөнәри бәйрәмне һәр мәктәп үз коллективында уздырачак. Ә инде бүләк тапшыруны Укытучы елына йомгак ясау тантанасына калдырдык. Бүген районда барлыгы 678 педагог эшли. Дөрес, узган елга караганда бу сан 111гә кимрәк. Мәктәптә сыйфатлы белем бирүче, дипломы булган белгечләр эшләргә тиеш.Шушы юнәлештә максатчан эш алып барабыз.

 

Шамил Гыйниятов, Мамадыш районы Түбән Яке авылы ветеран укытучысы:

 

– Һәрвакыт авылдашла­рымның ихтирамын тоеп яшим. Мәктәптә узган чара­ларның һәркайсына чакыралар, үзем дә чыгыш ясарга яратам. Укытучыларның кү­бесе – укучыларым. Алар өемә килеп, телефон аша хә­лемне белешеп тора. Укытучы көненә мәктәпкә чакыру алдым инде. Үз укучыларым, бүгенге мәктәп балалары янына бик теләп барам.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 200 | 05.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»