поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
05.10.2010 Медицина

ТАТАРСТАН НЕЙРОХИРУРГИЯСЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ БАРМЫ?

Нейрохирургия медицинаның иң кызыклы һәм иң катлаулы өлкәләренең берсе булып санала. Әле тармак шактый борынгы һәм шул ук вакытта яшь булып тора. Кешелек дөньясын баш һәм арка миенең төзелеше һәрвакыт кызыксындырган, элек-электән табиблар неврология авыруларын операция ясап дәвалау турында уйланган. Бәлки шуңадыр, баш миенә тәүге операцияләр моннан бик күп еллар элек ясалгандыр да. Моны күптөрле табылдыклар дәлилли.

Ләкин нейрохирургиянең аеруча тиз үсеп китүенә йогынты ясаган факторларның берсе бары тик берничә еллар элек кенә калкып чыга. Сүз яңа төрле диагностика ысуллары барлыкка килү, заманча технологияләр үсеше турында. Димәк, билгеле бер күләмдә, нейрохирургия чыннан да яшь тармак булып саналырга хаклы. Бу турыда без ТР Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге башлыгы, медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб, Казан дәүләт медицина университеты ассистенты Бикмуллин Тимур Альбертович белән сөйләштек.

 

– Тимур әфәнде, бүгенге заман нейрохирургиянең мөкинлекләрен сез ничек бәялисез?

 

– Нейрохирургиянең мөмкинлекләре бүгенге көндә гаять зур. Моны без булган нәтиҗәләрдән чыгып әйтә алабыз, ә нәтиҗәләр чынлыкта да бик яхшы. Эш шунда ки, операция, тикшерү үткәрү өчен заманча җиһазларның булуы зарур, мондый җиһазлар безнең илдә 20-30 ел элек барлыкка килә башлады. Томографның гына кулланыла башлавы да дәвалау процессының сыйфатын күпкә күтәрде. Бүген без кеше организмының барлык функцияләрен саклап калу мөмкинлеген бирә торган операцияләр ясый алабыз. Элек моңа ирешүе бөтенләй мөмкин түгел иде, дияргә була. Баш һәм арка миенә операция ясаганда, бер генә күзәнәккә дә зыян китермәү мөһим. Күзгә күренмәслек ялгышлык та авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Хәзерге вакытта нейрохирурглар нәкъ менә исән күзәнәкләргә зыян салмыйча операция ясау мөмкинлегенә ия. Кешенең операциядән соңгы тулы канлы яшәешен тәэмин итү шактый җиңеләйде. Заманча имплантлар куллану да пациентның тормыш сыйфатын арттырырга ярдәм итә.

 

– Әлеге имплантлар шактый кыйммәтле, аларны кую буенча Казанда операцияләр үткәреләме?

 

– Әлбәттә, үткәрелә. Бу очракта без умыртка баганасы авырулары турында сүз йөртәбез. Элек операциядән соң без сөякне хәрәкәтсез калдырырга мәҗбүр булсак, бүген нейрохирурглар зарарланган дискны алып аның урынына төрле якка борылу сәләтенә ия булган имплантант куялар. Мисал өчен, муендагы дисклар урынына без хәзер Америкада җитештерелә торган протезлар куя алабыз. Мондый протез кешегә калган бөтен гомеренә рәхәтләнеп муенын төрле якка борып яшәү мөмкинлеген бирә. Барлык материаллар, шул исәптән протезлар бик кыйммәт. Ләкин хәзерге вакытта авыруларга протезлар бушка куела. Тикшерүләр узу, операция тулысы белән хакимият акчасына ясала. Соңгы елларда сәламәтлек саклау тармагында гамәлгә куела торган күпсанлы программалар нәтиҗәсе бу. Моннан өч еллар элек без бу хакта хыяллана да алмый идек әле.

 

– Әлегә кадәр Казанда үткәрелми торган операцияләр бармы? Кайсы очракта сез авыруларны Мәскәү, яки Санкт-Петербургка җибәрәсез?

 

– Әйе, бүгенге көндә без операциянең бер төрен ясый алмыйбыз. Кайбер очракларда авыруга скальпельсез операция ясау сорала, бу очракта “гамма нож” дигән җайланма кулланыла. Еш кына бу ысул кешенең гомерен саклап калу мөмкинлеген бирә торган бердәнбер чара булып тора. Бездә мондый җиһаз юк. Россиядә ул бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына бар. Шуңа күрә без авыруларны шунда юллыйбыз.

 

– Авырулар Россия хастаханәләренә генә түгел, чит илләргә дә операция ясату өчен барырга риза. Башка илләрдәге нейрохирургия үсеше белән безнең илдәге казанышларны чагыштырып буламы?

 

– Шуны әйтәсем килә, соңгы елларда без шактый гына “ныгыдык”. Бу, әлеге дә баягы, Россия Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куела торган программаларның уңай нәтиҗәсе. Нейрохирургиядә төп корал – хастахнәләрнең тиешенчә җиһазлануы, заманча технологияләрнең кулланылуы. Ә хирург куллары бездә чит илдәгеләрдән бер дә ким түгел, хәтта яхшырак дит тә әйтергә була. Сүз уңаенда, күп кенә чит ил клиникаларында Россия нейрохирурглары хезмәт куя. Моңа кадәр бездә тиешле җиһазлар юк иде, хәзерге көндә бу хәл күзгә күренеп үзгәрде. Бездәге аппаратура да, материаллар да башка илдәгеләрдән аерылмый, шул ук. Дәвалау ысуллары да бертөрле. Нәтиҗәләр дә якынча бер тирәдә. Ләкин бездә хастаханә торышы буенча аерма бар. Авыруның ята торган палатасы торышы, тудырылган уңайлылыклар дәрәҗәсе – бу өлкәдә бераз калышабыз.

 

– Хөкүмәтнең ярдәм итүе күзгә күренерлек нәтиҗәләр бирә. Ә менә кадрлар тәрбияләү мәсьәләсе ничегрәк? Медицина университеты укытучысы буларак сез бу хакта ни әйтә аласыз? Татарстанга нейрохирурглар кирәкме?

 

– Хәзерге көндә ординатурада нейрохирургия юнәлеше буенча 21 студент белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел дәверендә алар нейрохирургия серләренә төшенәләр, ординатураны тәмамлаган вакытка аларның һәркайсы да операция ясый ала торган белгеч булып җитешә. Ләкин безнең эштә уку гомер буенча дәвам итә. Бу яҗа технологияләр, җиһазлар барлыкка килү белән бәйле. Казанда биш нейрохирургия үзәге бар (Республика клиник хастаханәсендә ике бүлек, Балалар республика клиник хастаханәсендә, 1 номерлы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә, МКДЦда – В.Ш.), шуңа күрә нейрохирурглар, әлбәттә, кирәк. Аннан яшь нейрохирургларга ихтыяҗ район хастаханәләрендә дә бар.Соңгы елларда республиканың кечкенә шәһәрләрендә – Чистай, Арча, Буа һ.б.кан тамырлары үзәкләре ачылды. Анда томограф, тиешле җиһазлар, операция өстәлләре, палаталар, медицина хезмәткәрләре бар, ә менә нейрохирурглар юк. Шуңа күрә без Казаннан операция ясарга дип шул үзәкләргә барып йөрергә мәҗбүр. Ә бу әзме-күпме вакыт таләп итә. Үзегез беләсез, авыруның исән калу-калмавын берничә минут кына да хәл итәргә мөмкин.

 

– Операцияләр ясау тумыштан килә торган сәләтме?

 

– Бездә Ефим Михайлович Шульман дигән профессор бар иде. Ул Казан хирургия мәктәбенә нигез салучыларның берсе. Ул безгә болай дип өйрәтте: операция ясарга хәтта маймылны да өйрәтеп була, ләкин хирург булу Аллаһтан бирелә. Нейрохирург булу өчен үзеңнең эшеңне үлеп яратырга кирәк. Бернәрсә турында да уйламыйча, бары тик тулысынча бирелеп эшләгән хирург кына эшнең нәтиҗәсен күрә алачак. Безнең өлкәдә хезмәт хакының бик үк югары булмавын беләсез, шуңа күрә биредә үз эшләренең фанатиклары, табиб хезмәт ярата торган кешеләр эшли дисәк тә ярый.

 

...Табиб эше, авыруларга, хезмәткә мәхәббәт хакында без Тимур Альберт улы белән бер сәгать дәвамында сөйләштек. Аның һәр сүзендә, карашында хезмәтенә үтә дә зур мәхәббәт, хөрмәт сизелә. Кайчандыр үзенә нейрохирургия серләренә төшенүне максат итеп сайлап ул ялгышмаган — бу чыннан да АНЫҢ эше, Аллаһтан бирелгән сәләт. Нәкъ менә шуңа күрә аңа кешеләр тартыла да инде, ә кайчандыр ул аякка бастырган (туры мәгънәсендә) авырулар аңа әле дә рәхмәтләрен җиткерә.


Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ | 01.10.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»