поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.03.2021 Авыл

"Ник килдем хәленә төштем": Яңа Җүрәйдә күргәннәрем

Самара өлкәсендәге Кошки районының Яңа Җүрәй авылына барырга дип күптәннән ниятләп куйган идем. Җае-көе чыкмады. Нурлат шәһәреннән әллә ни ерак та түгел үзе. Самарага барганда, ул татар саласын нәкъ урталай кисеп узасы. Хәтердә әле, 2000 еллар башында күренекле якташыбыз шагыйрь Гакыйль Сәгыйров үзе, мөкиббән китеп, таныштырып йөргән иде тирә-юне, басу-кырлары, халкы белән.

Заманында әнисенең туган авылы Иске Җүрәйдән аерылып “башка чыккан” кешеләрнең варислары яши икән биредә. Аннан күченеп килүләренең тарихы да шактый кызыклы. Әмма хәзер ул кыйссаны искә төшерү күп вакытны алыр иде. Мин шул хакта “Чорлар чатында” исемле китабымда тәфсилләп язып чыкканым бар.

Һич ни түгел, кан-кардәшләр күңелендә якты эз калдырган Гакыйль абыйның изге сөяге, якты хатирәсе гел тартып тора ахыры бирегә. Шуңа да яңа ел алдыннан, ниһаять, янә очрашу насыйп булды бит милләттәшләребез бе­лән ул төбәктә. Ха­тирәләремне яңартып урамнарын айкадым, клубына кердем, кибетендә булдым... Ягымлы, ачык йөзле, таныш-белеш, агай-эне, сеңел-апалар белән үзебезчә хәл-әхвәл алыштык, дөнья хәлләрен сөйләшеп туймадык.

Әлбәттә, Гакыйль абыйның исемен аеруча юксынып, сагынып искә алдык, рухына догалар ирештердек. Әнә, язу­чы­ның туганы Рузилә ханым Абделга­ниева иң әүвәле сөе­нә-сөенә миңа шатлыклы хә­бәр җиткерде. Ниһаять, моннан берничә генә чакрымдагы Иске Җүрәйдә әдипнең музей-йор­тына нигез корылган икән. Һәрхәлдә искереп, тузып беткән ызба урынында быел тотынырга дип төзелеш мәйданы җәйрәп ята. Якын арада ядкәр йортын да күрергә насыйп булсын инде, бик күптәннән җыенабыз бит бу изге эшкә алынырга. Ният-те­ләк белдерүдән узган юк әлегә.
 
Дөрес, Гакыйль Сәгый­ров­ның андагы туган-тумачасы да тик ятмый, ил-күз угындагы туган­ның васыятен үтәү йөзеннән йортын күтәрү хәстәрен күрергә тырыша, җәмәгать хезмәтендә дә актив, диделәр. Җөмләдән, элеккеге укытучы Рөстәмне Шен­талы авылында башлык итеп үрләткәннәр. Бер дә төз гәү­дәсе, кара чәче өчен түгел инде... Иске Җүрәй авылының та­рихы да менә-менә китап рәве­шен алачак икән. Бу җә­һәттән, нигә әле Яңа Җүрәй кеше­ләренә алардан калышырга, ди?!
 
Гомумән, чит җир дип уңайсызланып-ятсынып тору юк боларда, күрше тирә-як авылларына чакыралар икән, тәвәккәлләп җаваплы урыннар билиләр, шартлатып эшлиләр, үзләрен күрсәтәләр. Дөрестән дә, сайланып-юанып торасы заман түгел, һәркайда бер кояш, дигәндәй, язмышың үзең белән. Гәпләшә торгач, шунысы да игътибарны җәлеп итте. Татарстанның Нурлат районыннан Түбән Нурлат, Югары Нурлат кебек авыл тумалары да гомер кичерә икән Яңа Җүрәйдә. Әйтергә кирәк, заман таләпләренә ярыйсы ук җайлы яраклашканнар. Авылның бер очында ташпулатлардан өр-яңа урам хасил булган. Эшмәкәрлек юнә­лешенә кыю алынган гаи­ләләрнеке. Берсендә терлекчелек тармагын сайлаган Мәйсәрә белән Ирек Мингалиевлар яши. Хуҗабикә, алдан әйткәнемчә, Түбән Нурлат авылыннан килен булып төшкән. Болын кадәр затлы йортта ике бала үстерәләр. Таш йорт тирәсендәге утар совет чорындагы совхозныкыннан һич ким түгел. Искитмәле зур яңа корылма төзелеше дә күзгә ташлана. Артта гына техникасы, печән, салам түкләре. Димәк, эшне тагын да киңрәк җәелдереп җибәрергә исәпләре.
 
- Әлегә мөгезле эре терлек саны 40лап башка җыела. Яртысы - савымга дигән сыерлар. Алга таба да ишәйми калмас, иншалла, - диләр ирле-хатынлы фермерлар.
 
Эшләре көйләнгән. Мал азы­гын җәй буе ерганак, ку­аклык-ешлык, чокыр-чакыр, таш­ландык болын арасыннан чабып хәстәрлиләр, бер дә аптырап тормыйлар. Чөн­ки гамәлгә ярак­лы буш яткан җирләр бөтенләй юк икән биредә. Һәрбер колач җирнең кадере бар, димәк. Җәйге кызу эш чорында 5-6 ке­ше яллыйлар. Ел әйләнәсендә шулай. Әмма әҗере яхшы ук чыкса да, эшкә атлыгып торучы авылдашларының сирәгрәк булуын да яшерми Мингалиевлар. Шуның өчен, җәйгә 10 чак­рымлы мал көтү әйләнмәсендә электр-көтүче җайланмасын-киртәсен тарттырырга планлаштыралар. Үз җирләрен арендага биреп тә отканнар. Аннан да акмаса да тамып тора, дигәндәй. Эшмәкәрләргә каралган грант ише өстенлектән дә коры калмаганнар үзләре: МТЗ-82 шул исәпкә сатып алынган.
 
Мәйсәрәдән, бу хәтле терлекне савуы да кыендыр инде, дип кызыксынам. Ничек җи­тешәсең, янәсе. “Өлгерәсең ин­де. Яхшы түләгәч, булышчылары да табыла”, - дип җаваплый ул гади генә. Бөтенесен дә әйтеп бетерми. Ә бит 11 яшьлек Руфилне, 8не тутырган Алияне 20 чакрымдагы район үзәгенә йөртеп укыталар. Көн дә иртә таңнан машинада мәктәпкә илтеп, кичләрен барып алу шактый зур мәшәкать тудыруыннан аһ-зар ишетмәдем, һәрхәлдә. Нарасыйлары да хәл кадәри кул арасына керә, хезмәтнең ни икәнен тәпи басуга татый башлый. Тәрбияле, тәүфыйклы, уңган бала шундый эшчән, булдыклы оядан чыга да инде. Һич тә “тегеләй бул, болай бул!” дигән үгет-нәсыйхәт, коры сүз, боерык-наказ җимешләре түгел болар. Гайрәтле атаның баласы гыйбрәтле була шул ул. Ата-ана үрнәге үзенекен эшли.
 
Барысы да тәртиптә, барчасы да үз көе белән бара сыман. Гәрчә авылның таркала төшүенә, бушап калган өй­ләрнең чамасыз артуына борчыла Мингалиевлар. Замана шаукымы дип кенә гамьсез генә кул селтәп тынычланмыйлар. “Сездә дә шулайдыр инде”, - дип сорап та уфтаналар. Балаларының-нарасыйларның интегеп чит авылга сабакка йө­рүләренә дә пошынулары инде.
 
Сүз җаеннан, килеп төшүгә авыл мәктәбендә дә булдым, дип әйтүдән гаҗиз мин. Соңгы дәвердә татар авыллары дучар ителгән кыскарту галәмәте: әлеге уку йортына киләчәге өметсез дигән каһәрле тамга сугып ябылган. Ике катлы һәйбәт ташпулат замана агымыннан төшеп калган шулай. Хәзер Яңа Җүрәй балалары бишбылтыр күршедәге Рус Васильевкасы авылына барып белем эстиләр. Берничә укытучы да үз шәкертләреннән калмаган, шунда хезмәт куялар икән.
 
 
Бардым мин ул рус мәк­тәбенә. Ник килдем хәленә төштем. Карантин, пандемия: тышкы ишек бусагасыннан ары үткәрмәделәр. Кайчандыр, 6нчы сыйныфта укыганда ук, өлкә “Бердәмлек” газета­сында поэма хәтле поэма бастыруга ирешкән Гүзәлия, эчтәлекле мәкаләләре белән катнашкан Илмира, Ләйсән исемле шәкертләре турында беләсем килгән иде. Татар теле дип, бик тә горурланып йөргән ана теле укытучысының татарча исемен әйтеп, берничә минутка чакыруларын сорыйм. Коридорда кизү торучы педагогның бик нык гаҗәпләнүдән күзләре маңгаена менде: “Бездә андый кеше эшләми”, - ди. Фамилиясен әйткәч кенә, “А, Фаина Гордеевна, што ли? Без аны шулай дип кенә беләбез”, - ди. Чыкты ишек төбенә, хә­зерендә исемен урысчалап кына йөртүче, һәрхәлдә шул метаморфозага риза булып килешкән, элек татар теле укыткан ханым. Чыгуын чыкты, әмма ләкин вакыт юкка сылтап, тизрәк үз бүлмәсенә ашыкты. Рус хезмәттәшләре алдында үзебезчә сөйләшергә дә оялды бугай. Милләтпәрвәрлекнең әсәре дә калмаган ләбаса. Абау, рус мәктәбе булгач, ата-ана кушкан исем йөртү килешми күрәсең педагогка. Ә мин ләса теге 2000 еллар башында каләмнәре өметле генә күренгән кызларның аннан соңгы язмышлары турында сорашырга, берочтан Яңа Җүрәйдән килеп укучы бала-чаганы күрергә генә теләгән идем.
 
Менә шулай үзгәртәләр, үзгәрергә мәҗбүр итәләр хә­зерге чит-ят мохит, тормыш казаны кешене, җанга якын, кадерле туган телемә мөнә­сәбәтне. Ана телен укыту дип нинди сүз алып барырга мөмкин шул шартларда?! Яңа Җүрәйдә күргәннәремнең иң аянычы, иң йөрәккә тигәне шушы булды...
 
Илдус Диндаров.
 
Язучы, шагыйрь, публицист Илдус Гали улы Диндаров
 
1949 елның 15 мартында Татар­стан­ның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Биккол авылында педагог­лар гаи­ләсендә туа. Башта туган авылының сигезьеллык, аннары Нурлат шәһәренең 1нче ур­та мәктәбендә укый. Мәк­тәптән соң комсомол юлламасы белән Түбән Камадагы Бөтенсоюз химия комбинаты төзелешендә катнаша. 1974 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1966 елдан 1984 елга хәтле (берникадәр өзеклек белән) Октябрь районының “Дус­лык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасында әдә­би хезмәткәр, бүлек мөдире, мөхәррир урынба­сары, мөхәррир вази­фаларын башкара; Аксубай районы газе­та­сы “Авыл таңнары”нда (“Сель­ская новь”) тәрҗемәче була.
 
Илдус Диндаров - 1984 - 1986 елларда Ленинград Югары партия мәктәбендә белем алганнан соң, 1986 - 1991 елларда Минзәлә районы газетасы мөхәррире, КПССның Октябрь райкомында җаваплы хезмәткәр. “Шәһри Казан” газетасында эшләп ала (1998 - 2002). 1991 елдан бүгенгә кадәр “Ватаным Татарстан” газетасының Нурлат-Чирмешән төбәге буенча үз хәбәрчесе.
 
Мәктәп елларыннан ук җирле матбугатта, респуб­ликаның газета-журнал­ларында мәкаләләр, хикәяләр, шигырьләр бастыра. Яшь язучылар өчен оештырылган иҗади семинарларга чакырыла. Озак еллар матур
 
әдәбиятны даими төстә җентекле өйрәнүе, иҗади эзләнүләре нәтиҗәле, мул җимешләр бирә. 2006 елда “Нурлат йолдызлыгы” дигән коллектив җы­ентыкта шигырьләре урын ала, 2007 елда “Гомер фасыллары” исеме белән беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Хә­зер ул “Күңел яктысы” (2009), “Язмышлар балкышы - Бикколым” (2010), “Җәй кайда кышлый?” (2011), “Зирек­ле - туган җирем” (2012), “Үз ягымда” (2014), “Чорлар чатында” (2019), “Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем” (2020), “Торна күзе” (2020) исемле шигырь һәм проза җыентыклары, тарихи-документаль китап­лар авторы.
 
2009 елда аңа “Татарстан Республикасы­ның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә, ”Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. 2012 елда аның “Зиреклем - туган җирем” докумен­таль-публицистик хезмәте Татарстан журналистлары берлегенең “Бәллүр каләм” бүлә­генә лаек була. Нурлат шәһәренең мактау­лы гражданины (2016).
 
Илдус Диндаров - 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

---
Бердәмлек
№ --- | 26.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»