поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.03.2021 Ана теле

Ана теле: “Чит сөйләм”. Алынмалар берничә телдән булса... (ДӘВАМЫ)

“Алынма” белән кызыксынучылар, аны төпле белергә омтылучылар байтак икән. Менә даими укучы интернетчыбыз Илгиз кардәш: ”...Бу темага ун мең диссертация, мең том академик басма чыгарып булыр иде. Кызганыч, бик кызганыч, моны өйрәнгән кеше юк бездә. …Славянннар - этник берлек түгел, ә Рим империясенә каршы баш күтәргән колларның беренче дәүләте атамасы.

Словакиядә славян музее бар, анда словаклар иң беренче славяннар, алар баш күтәргән дә шул коллардан славяннар киткән дип аңлатыла. Славе - кол длигәнне аңлата Ауропа телләрендә. Һуннардан соң Ауропада татар Авар каһанлыгы булган, хәзерге славян телләре шул заманда барлыкка килгән татар һәм рум телләре катнашуыннан. Борынгы славянизмнарның тамырлары татар теленә барып тоташа: десять -- дистә, мне/мной/меня һ.б - татарның мин сүзеннән һ.б.»
   
Рәхмәт. Һәр укучыбыз менә шушындый уйлануларга, эзләнүләргә бирелсен, шул юнәлештәге яңа белеме белән  үз сөйләмен, бүтәннәрнең сөйләмен  баетсын иде  әле.
   
“Диссертация” димәктән, соңгы елларда якланылган бер диссертациядә татарның а авазының егермедән күбрәк мәгънә һәм хис төсмере белдерүе расланган иде. Тик авазның бик кыйммәтле бу хәсияте алынмаларда бүтән телләргә күчеп бетми бит. Әйтик, урыс телендә ул аваз сүз башында пассиврак. Менә алынмада ул аваз бөтенләй әйтелми торган яисә үзгәртеп әйтелә торган берничә генә мисал: Арыслан – Руслан, алаша – лошадь, алачык – лачуга, алабута – лабута (лебеда), Алабуга – Елабуга, Ашыт – Юшут һ.б.
 
“Алынма” темасын яктырткан язмаларыбыздан күренгәнчә, мәсьәлә ике тел синтезы белән генә   чикләнми икән әле. Телләр кушылмасы -- синтезы күренешенең төрле якларына кагылырга кирәк була икән. Хәтерлим: совет заманы лингвистикасында тел категорияләрен төрле телләрнеке белән чагыштырып өйрәнү  (“сравнительная фонетика”,” ... грамматика” һ.б.) киң таралган иде. Шәхсән үземә фәнгә яңа кереп барганда Нурихан Фәттахның “Шәҗәрә”сендә, Адлер Тимергалинның “Миллият сүзлеге”ндә телебезнең иң борынгы телләр белән кан-кадәшлеген раслаган, Р.Газизовның телебезне урыс теле белән, Р.Әхмәтҗановның чуаш теле белән чагыштырып өйрәнгән хезмәтләренең бик бай мәгълүмат бирүен рәхмәт әйтеп искә алам. Еш кына алып карый торган китаплар арасында  А.М.Щербакның  Сравнительная фонетика тюрских языков. (Л. 1970.) хезмәте дә бар.
   
Гомумән дә, бу тема бүген дә күпләрне кызыксындыра. Тик укытуда аңа игътибар һич тә җитәрлек бирелми; үзлегеңнән күбрәк шөгыльләнергә кала. Интернетчыбыз бик дөрес әйтә: бу юнәлештә әле эшлисе дә эшлисе. Ярый әле ярдәмгә кайбер  гаммәви чараларыбыз килә. Менә “Ватаным Татарстан” газеты “Татарча сөйләшәбез” дигән рубрика ачып (12 март. 2021) галим Ринат Сәфәровның “Онлайн”, “Чәкчәк” алынмалары турында белешмә язмасын урнаштырган. Көндәлек кирәкле, нәзәри вә гамәли әһәмиятле киңәшләр бирелә. Аерым алганда, бу мисалларда өчтеллелек факторы игътибарга лаек: беренче мисалда инглиз-урыс-татар. икенче мисалда фарсы-татар-урыс алынмалыгы күзәтелә. Мондый очраклар телебездә бихисап, сөйләмдә аларны куллану да (әйтмә, язма сөйләмдә үзгә), галим искәрткәнчә, аерым диккать сорый. 
   
Бу юнәлештә күнегүләргә ярап куяр дип  язучы Айдар Хәлимнең фикерен китерәм; мисал публицистик әсәр сөйләмендә күзәтелсә дә ул күпчелек сөйләм төренә карый ала: “Кызык бит: милләт – икәү. тел – берәү. ... Билгеле булуынча. башкорт һәм татар телләрендә гарәп-фарсы сүзләре бихисап. аларның башкорт кавеменә болгар-татар. ислам даирәсе аша керүе бәхәсле нәрсә түгел. Димәк, гарәп сүзе татарда да. башкортта да бозылып әйтелә, аннан да бигрәк бозылып языла алмый. Әгәр гарәптән “бәт” сүзе башкортка кергән икән, ул һич кенә дә “бит”кә  әверелергә тиеш түгел. Урыс бит һич кенә дә  читтән кергән “нюанс” сүзен “фаянс” дип. “фаянс”ны “нюанс” дип язмый. Чагыштырмача күптән түгел формалашкан башкорт әдәби телендә мондый бозу очраклары байтак. Тел ясаганда сүзне бозмыйча мөмкин булмаган, күрәсең. Дөрес язсаң, “татар теленә окшай башлай”. Менә гарәптән кергән “әлбәт, әлбәттә” сүзен алыйк. “Шиксез” була аның мәгънәсе. Башкорт әдәби һәм сөйләм телендә “әлбиттә” дип алуны мәгъкуль күрәләр. Самар елгасы исеменнән алынган Самар шәһәре ничек кенә сырласаң да “Һамар” дип әйтелергә һәм язылырга тиеш түгел, чөнки “Һ”ны башкорт телчеләре урыс теленә “х” хәрефе аша транскрипциялиләр – ул чакта Самар шәһәре Хамар булып яңгырарга тиеш... Иң гади “Исәнмесез. саумысыз” сүзләрен генә алыйк. Бер артык хәреф. бер артык чүп аваз юк. Халыкның буш нәрсәне, чүп авазны гасырлар буе телендә әйләндерергә вакыты юк – ул һәр сүзне экономия халәтеннән чыгып  чуерташтай шомарткан. Башкорт әдәби телендә “Исәнмеһегез. һаумыһыгыз” була ул, имеш. “Исән. сау” сүзләре  “с,з” авазлары белән “сакауландырыла” да, бер генә дә кирәкмәгәнгә һәм бик тә ямьсез “һеге”, “һыгы” кисәкчәләре өстәлеп, сүз озынлыгы ике хәрефкә арта (Гомеремнең ун көне. 1996. 542 б.).
   
Шундый тәфсилле  озын өзек китерүебез очраклы түгел – матбугатта булсын. интернетта булсын менә шушындый  чит телдә,өстәвенә әле бүтән имляда язылган озын-озын текстлар очрап тора. Менә  Әмирхан Еникинең “Соңгы китаб”ын кабат укырга туры килде.
   
Бервакытны шулай ашап-эчеп утырганда, Сәгыйдә Хәмитнең үз алдында ничек итеп аңа кияүгә чыгуын да сөйләп алды. ...Сәгыйдәнең беренче ире сугышта һәлак булган, аннары инәсе дә үлеп киткән, шулай итеп атасы белән икәү генә торып калганнар. Күпмедер вакыттан соң Хәмит кайта, боларга килеп йөри башлый. Сәгыйдәнең атасы белән дуслашып китә, еш кына сөйләшеп утыралар эчкәләп тә алалар икән. Күрәсең, ялгыз солдат атай кешегә охшап киткән – көннәрдән бер көнне Сәгыйдәгә әйткән: “Кызым, һин, булмаһа, Хәмиткә сык!” – дигән... Сәгыйдә бераз уйлап торган да: “Юк, сыкмаем”,-- дигән. “Ник?” дип сораган атасы. Моңа каршы Сәгыйдә: “Һин дә эсәһең, ул да эсә, кәрәкмәй, сыкмаем”, дип җавап биргән. Атай кеше шактый уйга калган. Аннары күпме вакыттан соң тагын ипләп кенә әйткән: “Хәмиткә сыкһаң, эсүемде ташлаем”, дигән. Моны ишеткәч, Сәгыйдә дә: “Ярай, уйлап карармын”, дип әйткән... Билгеле, аның үз күңелендә дә нидер булгандыр инде, чөнки озак та үтмичә   Хәмит бер килүендә боларда торып та калган.
   --Шулай итеп, атаем димләве аркаһында ошо Акъбирдин иптәшкә сыгып куйдым шул,-- ди Сәгыйдә, сүзен очлап һәм Хәмитенә хәйләкәр генә күз атып. –Шөкер, ахырзан үкенергә тура килмәне, әйбәт кенә торып киттек, бына биш бала үстерәбез инде.
   -- Ә барлыгы унны тапты,-- ди Хәмит, Сәгыйдәнең аркасыннан кагып—молотчина минем бичә ул тарафтан, тик сабыйларыбыз гына барысы да тормады. Ату мать-герой буласы иде минем Сәгыйдәкәй!
   
Мондый сөйләм чуарлыгы, дөресе, язу-хәреф  чуарлыгы (тәртипсезлеге) укучыда ризасызлык кына тудыра – Казан шрифты белән бастырганда да барлык сүзләр дә аңлашыла, башкорт шивәсе сакаулыгын белдерүгә бернинди сәбәп-ихтыяҗ юк. “Бер гаиләдә өч кеше өч төрле сөйләшмәс, нигә аны төрлечә язып азапланырга, укучыны да интектерергә?..”.
 
Бер текстта берничә телне “болгату” гомумән тискәре бәяләнергә тиеш. Ярый әле бу текстта мәгънә төгәллегенә әлләни зурдан зарар килмәгән. Ә бит бөтенләй аңлашылмыйча укуга зур зарар килгән текстлар да очрап тора. Аеруча урысча алынма өзекләр еш очрый. Уфа басмаларында башкорт имлясы белән “мавыккан” өзекләр тулып ята. Янә Айдар Хәлимнең Башкортстан шагыйре Хәсән Назаровның аңа атап язган “Утлы камгак” дигән шигыренә карата фикере: ...”бу язмада байтак сүзләр татарга түгел. башкортка да юньләп аңлашылып җитмәгәнлектән, мин аларны сиземләп кенә шәрехләргә тырышам: камгак – җен арбасы. ытырганып – өзгәләнеп. аңыштарзы – аңсызларны. тасырайтып – чекрәйтеп. касаратың – юньсезең. әйтте ниһәң. әйтте дисәң. болгак – бутаучы... (429 б.).  Монда аптырарлык. сукранырлык сәбәп юк – һәр ыруда. һәр авылда берәр шивә сүз булмый калмый  -- аны урынлы куллана белү – чын шагыйрлек билгесе дә. Аннары мондый очракларны бәяләгәндә  һәр телне төпле белү таләп ителә, әйтик, бу юлы татарның аңышу, тасыраю, болгау кебек чын тамырларын  башкорт шивәсе дип бәян итү -- наданлык билгесе, дияргә дә була.
   
Тел фәненнән бераз тайпылган, сөйләм гамәле өчен күбрәк кирәкле мондый “төерләр”не өстәмә ачыклау сорала. Бүгенге мәктәп програмнарында аларга җитәрлек  вакыт тәгаенләнмәгән. Аерым алганда үзебезгә диалектология, этимология, орфография, орфоэпия юнәлешләре буенча өстәмә күнегүләр үтү зарур. Алынмаларның калька һәм диалектизм төрләренә язмалар бирергә ниятлибез. Сездән дә фикер, киңәшләр көтәбез.
       Илдар Низамов,
   филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 25.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»