поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.03.2021 Мәдәният

“Сөмбел” фильмы киң прокатка чыга

Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” бестселлерына нигезләнеп төшерелгән “Сөмбел” фильмы 1 апрельдән киң прокатка чыга. Әсәр халык арасында 6-7 ел элек популярлык казанды һәм сәхнә әһелләре игътибарын үзенә җәлеп итте.

“Сагынырсың – мин булмам” Чаллы дәүләт Татар драма театры репертуарында аншлаг белән күрсәтелүче спектакльләрнең берсенә әйләнде, тамашачылар мәхәббәтен яулады, ә «Татаркино» оешмасы исә Үзбәкстан белән берлектә халыкара статуска ия кино төшерде. Фильмның сценарий авторлары Илфат Камалиев һәм Рәшит Маликов, режиссерлары Рамил Фазлыев белән Рәшит Маликов. Төп рольләрдә Үзбәкстан Яшьләр театры актрисасы Сабина Асанова, Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов һәм Әтнә театры актеры Айдар Вәлиев.

“Сөмбел” фильмы тамашачы яратып кабул итә торган мелодрама жанрында төшерелгән. Күпләр әсәрнең төр героинясын идеаллаштыра һәм аның ялгышларына күз йома. Сөмбел ихлас, яхшы күңелле, намуслы кеше... Тик менә шул артык самимилеге, башкаларның борчылуларына артык сизгер булуы аның тормышының өстен аска китерә дә инде. Көенечле йөклелек, мәҗбүри никах, сөеклесенең хыянәте яңа гына канат ныгытып килүче кызны уйчан, төпле хатынга әверелдерә. Әгәр ул мәхәббәттән башын югалтмаган, “бабник” Булатның назларына карышкан булса, бәлкем бәхеткә илтүче сукмагы да чокырларсыз булыр иде...

Әсәрдән аермалы буларак, фильмда ике бертуганның бер кызга гашыйк булуы башкача чишелеш тапкан. Абыйсының балалы хатынына гашыйк Байрас үзбәкләрдә ризасызлык тудырган. Нәтиҗәдә, сюжеттагы бу үзгәреш махсус өстәлгән. Тамашачы әлеге үзгәрешне ничек кабул итәр? Вакыт күрсәтер.

“Сөмбел” фильмын 1 апрельдән Татарстан кинотеатрларында карарга мөмкин.


---
Татаркино
№ --- | 24.03.2021
Татаркино печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»