|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2021 Мәдәният
Эльмир Низамов Россия Президенты премиясенә лаек булганТатарстан композиторы Эльмир Низамов 2020 елда яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Президенты премиясе лауреаты исеменә лаек булган. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә. “Эльмир Низамовның иҗатына төрле жанрларда эшләү осталыгы, академик музыканы милли фольклор белән үзенчәлекле бизәү хас”, – диелгән анда. Композитор Эльмир Низамов әсәрләрен Россия һәм чит илләрнең симфоник, камера оркестрлары, музыкаль ансамбльләр башкара.
Эльмир 1986 елда Ульяновскида туган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Хәзер биредә – композиция һәм теория кафедрасы доценты. Ул Россия һәм Татарстанның Композиторлар берлеге әгъзасы булып тора.
Моңа кадәр Эльмир Низамовка "атказанган" исеме бирелде дип хәбәр иткән идек.
Фото: артистның инстаграм битеннән
--- |
Иң күп укылган
|