|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2021 Язмыш
Яраннарга сөйлим серемне (тормыштан алынды)Иртәнге чәен эчеп дога кылгач, Наҗия карчык әкрен генә урыныннан торып тәрәзә янына килде. Тәрәз төбен тутырып аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган яраннары белән көн дә бер сөйләшеп ала ул. Гөлләр үзләре белән сөйләшкәнне ярата дия иде мәрхүмә әнисе. Шулайдыр, назлап, яратып дәшкәнне кем сөйми инде! Аннан, иркенләп утырып сөйләшер кешесе бар мени аның. Күрше-тирә кордашлары да бакыйлыкка күчте. Ә балаларның үз тормышы. Тормышлары көйле чакта әти-әнине бик уйламыйлар инде алар. Көе китсә, әни кирәк...
Балалар дигәннән, бердәнбер улы Фәһимгә 12 яшь тулгач тол калды Наҗия. Үзе эшкә нык булгач, улы ятимлек ачысын татымады, әтилеләр кигәнне киде, һич ким яшәмәделәр. Укыды да егет, армиясендә дә йөреп кайтты. Һай, аның ул солдат киеме белән кайтып кергәне бүгенгедәй хәтерендә ананың! Төз, озын буйлы, очкын чәчеп торган яшькелт күзле, дулкынланып торган чәчле, бик тә чибәр иде Фәһиме. Армиядән кайткач озак ял итеп тормыйча эшкә керде, беренче хезмәт хакына ук әнисенә тау кадәр тәм-том белән кер юу машинасы күтәреп кайтты. Ярты ел үтте микән, Фәһим әнисенә эшендәге бер кызны бик ошатуын һәм өйләнергә теләге барлыгын әйтте. “Туктале, ничек шулай тиз, әле бер-берегезне ныклап белмисездер дә бит. Минем белән дә таныштырмадың. Әти-әнисе кемнәр?..” — дип, каушавыннан сорау арты сорау яудырды Наҗия. “Ник, танышу озак мени ул, бүген кич алып кайтам алайса”, — диде егет.
— Матурым, таныш бул, минем әни. Исеме Наҗия була. Әни, ә бу Клара. Мине яратсагыз, тату булырсыз, уртак тел табарсыз дип ышанам, — диде Фәһим Клараны аркасыннан әнисенә таба күрешергә этәреп.
— Исянмесес, — диде кыз, аптырап калган ананың күрешергә сузылган кушучына бармак очларын гына тидереп.
“Клара? Исянмесес?” И-и, Аллаһым, әллә безнең кеше түгел инде” дигән уй көйдереп үтте Наҗиянең башыннан. Бераздан, чәй табыны артында сөйләшә-сөйләшә барысы да ачыкланды. Кыз үзебезнең милләтнеке икән, әти-әнисе белән монда Донбасс якларыннан күченеп кайтканнар, шуңа татарчасы бик чамалы икән. “Я научусь, Фагим белян стараемся татарча говорить”, — диде кыз. “Стараешьсядыр шул, мондый чибәр егеткә чытырдап ябышканың күренеп тора...” дип уйлады Наҗия кәефе төшкәнне сиздермәскә тырышып. Фәһиме янында утырган кыз карачкыдай күренде аңа. Ниндидер төссез чәчле, үсмер чакта битенә чыккан бетчәләрдән шадраланып калган йөзле иде ул, җитмәсә, яше дә күбрәк күренә.
Улы тәмәке тартырга чыгып киткәч, җайсызрак булса да, нәкъ шул сорауны бирде кызга Наҗия. Биш яшькә өлкәнрәк икән! “Хатын-кыз тиз картая бит, яңадан яшьрәкләргә карар дип курыкмыйсыңмы?” — дип гадәтенчә турыдан ярды Наҗия.
Кызны озатып кайткан Фәһимнең йөзе караңгыланган иде. Улы белән җитди сөйләшергә җыенган әнисенә иң беренче “һөҗүм”гә ташланды егет.
— Әни, ник бераз ачык йөз күрсәтә алмадың инде, ә?! Әниең мине ошатмады дип Клара елады, әнә! — диде.
— Ник, шундук ошатырга итле бәлеш яки майлы пәрәмәч түгел бит ул! Нәрсәсен ошатыйм соң әле мин аның? Шушы чибәрлегең белән әллә матуррак кызлар беткән идеме? Җитмәсә, үзеңнән биш яшькә олы! — дип шактый кырыс кына җавап бирде әнисе. — Өйләнергә ашыкма! Күргән дә капланган монда берәү!
— Өйләнешәбез! Безнең балабыз булачак! — диде Фәһим.
Алай икән. Ни-нәрсә белән эләктерәсен яхшы чамалаган икән тәҗрибәле Клараң дип эченнән генә уйлады да, башка каршы килмәде әни кеше.
Менә шулай, баштан ук килен белән борчагы пешмәде Наҗиянең. Караңгы чырай күрсәтмәде, араларына кермәде, тик уалып та төшмәде. Бөртекләп җыйган акчаларын тиененә кадәр биреп башка чыгарды да, ара-тирә килгән чакларында кунак итеп, ялгыз тормышына ризалашып яшәде шулай. Ә килен иң беренче очрашуда ук “карт бит син” диюне гафу итә алмады.
Икесе генә, кара-каршы утырып рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә чәй эчүләр булмады аларның. Килен бер дә ачылып сөйләшмәде, иренә ияреп килсә дә, йорт эшләрендә булышырга да теләмәде. “Әни” дип тә дәшкәнен ишетмәде аның Наҗия. “Ярар, әйтмәсә әйтмәс, мин үстергән бала түгел, үзләре әйбәт кенә яшәсеннәр берүк. Ярый инде, әйткән сүзендә торды, татарча сөйләшергә өйрәнде бит. Малай да, оныклар да караулы” дип үз-үзен юатты.
Көннәрдән беркөнне елап күзләре шешенгән Клара килеп керде. Наҗия аны-моны сорашканчы, килде дә, алдына тезләнеп аякларын кочты. “Әни, зинһар өчен ярдәм ит! Фәһимнең сөяркәсе бар! Өйгә кайтып кунмый да башлады хәзер”, — дип илерде. Киленне торгызып бераз тынычландыргач кына, елый-елый сөйләгәненнән нидер аңлады карчык. 25 ел яшәгән хатынын ташларга ниятләгән икән малае. Япь-яшь марҗага ияләнгән ди. Иренең артыннан күзәтеп барып, көндәшенең кайда яшәгәнен дә белгән Клара. “Әни, өйләнешкәндә яшемнең олырак икәнлеген әйтүеңә үпкәләдем. Тора-бара үзем дә аңладым иремнән карт күренгәнемне. Яши-яши Фәһимнең минем белән кеше арасына чыгарга кыенсынганын да сизә идем. Нишлим, балалардан оят, сине тыңлар, үгетлә әле!” — дип өзгәләнде килен.
Кинәт кенә “әни”гә әйләнгән Наҗия карчык килененнән теге хатынның адресын сорап алды. Ашка гына киеп бара торган матур күлмәген, камзулын киде, чигүле калфагы өстеннән бизәкле яулыгын япты да китте “кунакка”...
Ишекне Фәһим ачты. “Әни?! Син ничек монда? Каян белдең?” Фәһимнең артында сары чәчле, җиңсез кыска күлмәк кигән яшь кенә хатын-кыз пәйда булды. “Мама? Мама пришла!” — диде теге чытыкланып. Ап-ак тешләрен күрсәтеп, битләрен чокырлатып елмаеп та җибәргәч, улының нык капкынга эләккәнен аңлады карчык. “Проходите, пожалуйста! Сейчас чай попьем, у нас вкусный торт есть”, — дип сөйләнә-сөйләнә кухняга атылды.
— Алай икән... “Мама” димәк. Бирермен мин сезгә “мама”ны!
Нәрсә, 50гә җиткәндә хатыныңны, карт анаңны, балаларыңны рисвай итеп яшь хатын артыннан сөйрәләсең мени? Хатының карт сыман тоела башладымы хәзер? Ә бу кызый янында син яшь мени? Әлегә, акча булганда кирәк син аңа, аннан урамда калачаксың бит! — дип ярсыды карчык. Улы бу сөйләшүгә әзер иде. Тыныч кына басып тик торды. Җитмәсә, марҗасы янына килеп муенына сарылды да: “Мама, не волнуйтесь вы так, я люблю нашего Фиму!” — диде.
— Менә шулай “лүблү” дип татар ирләрен тилертәләр алар, балам, җүләрләнмә...
Кинәт кенә хәле китүен сизеп стенага сөялгән әнисен чак тотып калды Фәһим.
— Әни, әни!..
— Скорый чакырт, китәм бугай мин...
Соңгы елларда болай да кан басымы күтәрелә иде Наҗиянең. Бу юлы да 200гә менгән иде. Ашыгыч ярдәм фельдшеры “әбине алып китәбез” дигәч, улы белән сөяркәсе дә киенеп озата бардылар. Кабул итү бүлмәсендә табиб караган вакытта, өзгәләнеп янында торган улына карап, иреннәрен көчкә кыймылдатып: “Сөяркәң дә, үзең дә монда күренмәгез, минем киленем бер генә! Кларам килсен!” — диде карчык. Үзе табибның кулын кысып, сиздерми генә аңа күз кысты.
Үзе дә кайнана яшендәге табиб ханым хәлне тиз аңлап алды. “Әниегезгә бер дә борчылырга ярамый. Чактан гына инфаркт булмый калган. Дәваланырга салабыз”, — диде.
Карчык һаман: “Кларам килсен, син кит!” — дип кабатлады. “Килер-килер, әни. Хәзер кайтып алып киләм”, — диде улы.
Чыннан да, кичен күчтәнәчләрен күтәреп парлап килеп тә җиттеләр.
Әбине больницадан чыгарганда да улына аны борчымаска, ялгызын калдырмаска икәнлекне кат-кат кабатлады табиб. Шуңа да туры Фәһимнең өенә алып кайттылар Наҗияне. Картайган көнендә килен хезмәте күрде карчык шунда. Клара тәм-том пешеренде, “әни” дип бер әйтәсе урынга биш әйтте. Наҗия карчыкның хәйләсен әллә аңлады, әллә юк. Ә карчык хыянәт ачысыннан битләре сулып калган киленен бик тә кызганды.
— Кызым, теге чакта турысын әйткәнемә үпкәләдең. Менә хәзер үзең дә аңладың. Буласы булган, шактый гомер яшәдегез. Хәзер гаиләңне сакларга тырыш. Ирләр ашказаны белән ярата дип әйтүләре һәрчак дөрес түгел. Синең тәмле ризыкларыңа гына алданып кайтырга ирләр көтүдән чабып кайта торган мал мени. Иргә ярыйм дип үзеңне онытып бетермә син. Матур итеп киен, чәчләреңне дә буя, ясат. Яхшы хушбуй ал. Тәмле сүзеңне дә, башкасын да кызганма. Ялгышын исенә төшереп битәрләмә. Җайланыр тормышыгыз, — диде.
...Улын — ялгыштан, киленен ялгызлыктан коткарам дип хәйләгә баруы каян исенә төште соң әле... Күр, гөлләренең төбе корышкан икән бит. Кичә өй җыештырганда шуны да күрмәгән киленен үзалдына битәрли-битәрли, карчык яраннарына су сибәргә кереште.
Галия ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|