поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2021 Авыл

Ютазыдан Гәүһәрия әби Ибраһимова 95 яшендә бер машина утын яра

Ютазы районы Салкын Чишмә авылында гомер итүче Гәүһәрия әби Ибраһимовага 95 яшь. Саулыгы ак көнләшү белән көнләшерлек. Әле шушы арада бер машина утынны берүзе ярып, өеп куйган!

— Керә-чыга, бер атна ярдым. Ашыгып эшләмәдем. Балалар кайтканчы ярып, сарайга тутырдым. Аларны әзер утын белән мунча ягып көтеп торам, — ди әбекәй. — Әле саулыгым Аллага шөкер. Аяк-кулларым йөреп тора. Эшли алганда эшлим. Бәрәңгесен дә утыртам, утынын да ярам, тавыклар да тотам. Ашарга ризык бар, пенсия килеп тора. Тормыштан зарланырлык түгел.
 
Әбекәй ялгызы яши. Балаларын матур итеп каршы ала, хәер-фатыйхасын биреп озата. Алар да кайтып, әниләренә булыша. Әмма ул тик утырырга яратмый. Ул-кызлары, онык-оныкчыклары кайтуга эш калмасын дип, утынын да яра, бакчасын да чистарта, ашларын да әзерләп куя. Ә бит артка борылып карасак, балачак, яшьлек еллары җиңел булмаган. Шушы авырлыклар чыныктыргандыр да.
 
— 16-18 яшьләрдә көн-төн сабан сөрдек, тырмаладык, көлтә ташыдык. Ат җигеп йөрдек. Шушы авыр хезмәт өчен ярты килограмм тозсыз ипи бирәләр иде. Ачтан үлмәс өчен, алданып эшләдек. Ә кая барасың?! — дип искә ала ул чакларны Гәүһәрия әби. — Әле биргән ипине үзем ашамыйм, алып кайтам. Өйдә дә ачлар бит. Ашарга ризык юк. Ул вакытта интегеп яшәдек. Шушы яшькә җитәрмен дип кем уйлаган... 100 гә берничә адым гына калды бит.
 
 
...Сугыш беткәндә, Ярославльдә идек. Зур кәрзиннәргә тутырып, җилкәгә асып, торф ташыган мәлебез. “Сугыш бетте!” — дигән хәбәр килеп ирешкәч, сөенгәннәребез! Икенче көнне безне вагоннарга төяп, авылларга кайтарып җибәрделәр. Ун кыз идек. Кызыл тукыма сатып алып, җиңү төсе итеп, барыбыз да яулык бәйләп кайттык.
 
Гәүһәрия әби 20 ел почтада эшли. Көн саен бишәр чакрым җәяү йөреп, пенсиягә чыкканчы ике авылга почта тарата. Ул елларын да сагынып искә ала.
 
— Салкын Чишмә белән Кәрәкәшле арасын гел җәяү йөрдем. Бер зур сумка шыплап тулы газета-журнал, хатлар, открытка, телеграммалар... Яңа ел чорында почтада каравыл тора идек. Элек почталар гөрләп торды, почтальоннар да күп иде. Җәяү йөреп булса да, рәхәт эшләдек, — ди Гәүһәрия әби. — Яшьләргә теләгем шул: исән-сау йөрсеннәр, начар гадәтләре булмасын, хезмәттән курыкмасыннар. Эшләсәң, байлык килә, бәхет була. Аллага шөкер, хәзер бөтен нәрсә бар.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 22.03.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»