|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2021 Тарих
Балыклы тарихын бергәләп языйкСок елгасы буенда урнашкан татар авыллары арасыннан Иске Балыклы иң борынгы авыл булып санала. Бу авылның тарихы да тирән һәм данлыклы. Борынгы язмаларга һәм архив материалларына караганда, анда кайчандыр милләтебезнең горурлыгы булган каһарманнар һәм морзалар яшәгән. Ә хәзерге көндә аларның дәвамчылары үзләренең бабалары турында ни дә булса беләләрме? Бу авылның зыялы нәселләренең берсе — Билаловлар төбе. Шул нәселнең күренекле бер вәкиле — Рәшит абзый Билалов, олы яшендә булуына карамастан, Балыклы авылы тарихы турында эчтәлекле китап бастырып чыгарган иде. Аның үрнәгендә авыл тарихы, ата-бабаларының язмышы белән кызыксынучылар саны күбәеп китте.
Мәсәлән, Руслан һәм Альмир Нигъмәтуллиннар, үз шәҗәрәләрен төзегән вакытта, күп кенә уникаль мәгълүматлар табып, үз нәселләрен барлап, кемнәр белән, ни дәрәҗәдә кардәшләр булуын да ачыкларга тырышканнар.
Аллаһыга шөкер, хәзер чынбарлык тарихыбызны белү өчен күптөрле мөмкинлекләр ачылды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә, Нигъмәтуллиннар бу авылда халкыбызны данлаган шәхесләр, халык юлбашчылары да яшәгәнлеге турында кыйммәтле материаллар тапканнар.
Билгеле булганча, Камышлы төбәгендәге авыллар тарихы аерылгысыз рәвештә Богырыслан өязе тарихы белән бәйләнгән.
Яңа мәгълүматлар белән тулыландырылган Балыклы тарихы никадәр тулырак, төгәлрәк һәм матуррак итеп эшләнсә, киләчәк буыннар өчен дә ул шулкадәр гыйбрәтле үрнәк булып сакланачак. Ул, үткәннәрне хәзерге көн белән тоташтырып, киләчәккә юл ачучы, авылның паспорты кебек, кыйммәтле бер документ булып хезмәт итәчәк.
Тик мондый зур эшне бер кеше, хәтта берничә кеше генә дә булдыра алмый. Бу эштә һәркем үз нәселен барлап, төпле материал тупларга тиеш. Тик шунда гына ул горурланып кулга алырлык кыйммәтле басма булачак. Иске Балыклы минем әниемнең туган авылы булганга күрә, мин дә бу инициативаны хуплыйм һәм бу хәрәкәттә актив катнашырга исәплим. Тагын кемнәр бу эштә катнашырга тели — инициатив төркем төзеп, уртак фикергә килергә һәм эш юнәлешләрен билгеләп, төгәл концепциясен булдырырга кирәк булачак.
Уй-фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне һәм булган материалларны - фотографияләр, шәҗәрәләр, читкә киткән якташлар язмышы, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында, локаль конфликтларда катнашучылар, хезмәт алдынгылары турында материалларны Альмир Нигъмәтуллинга җибәрә аласыз. Аның телефоны - 89370601616, электрон адресы - nar63samgtu@gmail.com.
Фото: пиксабай
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ |
Иң күп укылган
|