поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.03.2021 Милләт

Республиканың иҗади яшьләре Марат Әхмәтовтан ярдәм сорый

Милли сувенирлар, дизайнерларга үзәк, КВН мәктәбе, татар телле мәгълүмат кырын арттыру. Республиканың актив, иҗади яшьләре шулар турында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән очрашып сөйләште.

Алар депутатка үз проектларын тәкъдим итте. Очрашу барышында Марат Әхмәтов аларның кайберләренә аеруча игътибар итеп, комиссия тарафыннан ярдәм булачагын әйтте.

− Бу очрашу минем өчен кирәкле һәм әһәмиятле булды. Яшьләр өчен кирәкле проектлар бар. Телебезгә битараф булмаган егет-кызлар барлыгына сөендем. Әлбәттә, барлык проектлар белән кабат яхшылап танышырга кирәк. Яшьләр министрлыгы, иҗади оешмалар белән эшләү телебез киләчәге өчен бик әһәмиятле, − диде Марат Әхмәтов.

Егет-кызлар депутат хозурына унлап проект тәкъдим итте. Кайсылары башкарган эшләрен сөйләде, алга таба тагын нәрсәләр турында хыяллануларын әйтте. Хыялларга канат куючы да булды: Марат Әхмәтов күпчелек проектларны хуплап, комиссия тарафыннан ярдәм итәргә вәгъдә бирде, идея ияләре белән яңадан күрешергә кирәк булуын белдерде.

Әнә, “Мәркәз” милли креатив лабораториясе җитәкчесе Айзат Минһаҗи дизайнерларны бер урынга тупларга тели. Моның өчен бер урын, үзәк булса иде дип хыяллана егет. Бина Париж коммунасы, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай урамнарында булса, тагын да шәбрәк.

— Бу үзәктә ел дәвамында төрле остаханәләр, курслар, лекцияләр узар иде. Проектны чынга ашыру өчен 200 квадрат метр бина кирәк. Хәзерге вакытта 300гә якын татар дизайнерлары базасы бар, — диде ул. — Мәсьәлә нәрсәдән туды? Татар мәдәнияте дигәнне күпләр “авыл мәдәнияте”, “артта калган мәдәният” дип кенә кабул итә. Милли сыйфатлы сувенирлар да юк. Шул бушлыкны бетерергә кирәк.
Марат Әхмәтов егетнең идеясын хуплады. “Аһ” итәрлек милли сувенирлар юк, алар аз. Дизайнерларны берләштерә торган урын кирәк. Мәдәният министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты белән дә киңәшләшергә кирәк”, — дигән фикерен әйтте ул.

Татар теле укытучысы, “Сәлам” дәреслеге авторы Рашат Якуповның тәкъдимнәре дә Марат Әхмәтов тарафыннан хуплау тапты. Ул Милли китапханәдә Татар теле үзәген ачарга кирәк дип саный. Анда методик үзәк, тел клублары, лекторийлар урын алыр иде.
— Яшьләргә аралашу мәйданчыларына ихтыяҗ зур. Алар өчен татарча чаралар аз уза. Милли китапханәдә заманча мөмкинлекләр, мәйданчык барлыкка килде. Анда татар рухын тудыру максатыннан, Татар теле үзәге ачарга ният бар. Милли китапханә белән берлектә булачак бу эш, — дип аңлатты Рашат Якупов. Марат Әхмәтов та Милли китапханәне яшьләрне туплый, җәлеп итә торган урын була алуына ышанычын әйтте.

Очрашу барышында “Сәләт” оешмасы вәкилләре дә үз проектлары турында сөйләде. ВикиМәктәпләре хакында да сүз чыкты. Шул уңайдан Марат Әхмәтов узган ел старт алган Татарча Википедиягә мәкаләләр язу конкурсының бик үк зур уңыш казанмавын белдерде.
— Фәрһад Фәткуллин белән оештырган бәйге белән әллә ни зур нәтиҗәләргә ирешә алмадык. Википедия бәйгесе сәгате-көне белән генә нәтиҗә бирә торган әйбер түгел инде, аңа вакыт кирәк, билгеле, — диде ул.

“Сәләт” яшьләр үзәге директор урынбасары Игорь Смирнов та Марат Әхмәтов фикерен дәвам итеп: “Берәр нинди сорау туа калса, барыбыз да Википедиягә керә. Мәкаләне алдым да, яздым түгел, моның өчен белем дә кирәк. Киләчәктә Татар Википедиясе үсәр дип өметләнәбез”, — диде.

Чыганак


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»