|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2021 Криминал
Әнисе белән талашкан үсмер үзенә кул салган
Подмосковьеның Балашиха шәһәрендә яшәүче үсмер, онлайн-уенда кыйммәтле әйбер сатып алу аркасында әнисе белән талашкач, үзенә кул салган. Комсомольская правда”ның хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләре буенча, соңгы арада гаиләдә мөнәсәбәтләр киеренке булган. 13 яшьлек мәктәп укучысының чиреккә берничә “икеле”се чыккан. Бу хәлдән соң малайның әнисе улының смартфонын тартып алган һәм дәрес әзерләгәндә генә биргән, чөнки сыйныфташлары аңа өйгә эшләрне социаль челтәрләр аша җибәргән.
Фаҗига буласы көннән алда үсмер әнисеннән качып кына телефонда онлайн-уен уйнарга уйлаган, уен персонажы өчен корал һәм амуниция сатып алган, әмма ялгышкан һәм очраклы рәвештә 6 мең сум акча күчергән. Ә телефонга әнисенең банк картасы тоташтырылган булган.
Икенче көнне үсмер дусты белән язышкан һәм әнисенең, иртән йоклап яткан җирдән юрганын сыдырып алып, өстенә салкын су коюын, үзенә мөртәт дип кычкыруын хәбәр иткән. Үсмер дустына үзенә кул салырга маташуын да сөйләгән. Һәм берничә сәгатьтән чыннан да суицид кылган.
Менә шундый аяныч хәл: гаджетлар колына әйләгән һәм үзенә кул салган үсмер дә, баласы өчен тырышкан, аны виртуаль уенчыклардан булган бәйлелектән арындырырга теләгән ана да жәл... 9 ай буе йөрәк астында йөртеп, күкрәк сөте имезеп үстергән нарасыена ул мондый язмыш теләгәнмени...
Чыганак: Lenta.ru
Фото: pixabay.com
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|