|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2021 Мәдәният
"Яшь башкаручылар конкурсы"на гаризалар кабул итү вакыты озайтылды
Үз максатына ирешәм дигәннәрне катлаулы шартлар да, мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясау да куркытмый. ХVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына инде 114 гариза килде. Әмма катнашырга теләүчеләр саны моның белән генә чикләнми. Күп санлы сораулар буенча гаризалар кабул итү вакыты 1 апрельгә кадәр озайтыла. Өлгермәгәннәргә - мөмкинлек, икеләнгәннәргә - билге бу. Тизрәк vagapovfest.ru сайтына кереп гариза тутырыгыз. Бәлки зур сәхнә нәкъ менә сезне көтәдер!
--- |
Иң күп укылган
|