|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2021 Интернет
Казанда «Блогер.Татар» республикакүләм блогерлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (ФОТОрепортаж)Бүген Казанның "Тантана" банкетлар залында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган «Блогер.Татар» бәйгесенең 10 җиңүчесен бүләкләү чарасы үтте. Җиңүчеләр Татарстанның төрле районнарыннан килгән иде. Бу: Мөслим, Актаныш, Теләче, Балтач, Кукмара, Саба һ.б. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты. Шулай ук Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Гайсә Маликов чыгыш ясады. Бәйгенең җиңүчесе Актаныштан Илдус абзый Һадиев оста итеп гармунда уйнап күрсәтте. Гомумән, очрашу бик җылы узды. Үзгә формат. Минимум рәсмилек. Фотога төшеп, селфилар ясап, таныштылар, дуслаштылар, чәй эчтеләр. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырылган «Блогер.Татар» бәйгесенең нәтиҗәләре 21 февраль Халыкара Туган тел көнендә игълан ителде. Җиңүчеләрнең һәркайсына 20 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре:
Эшче һөнәрләрдән:
● Сыер савучы Тәнзилә Идиятуллина (инстаграмда 51000 язылучысы бар)
● Дальнобойщик Назим Галимов (14000 Инстаграм)
● Аш-су остасы Гөлчәчәк Фәтхулова (Сургут) (27000 “Вконтакте”)
● Визажист Айгөл Гатауллина (13000 Инстаграм)
● Тегүче Альбина Фазлыева (61000 Инстаграм)
Иҗади һөнәрләрдән:
● Яшь шагыйрь Илсаф Тимербайев (9000 Инстаграм)
● Журналист Финзия Газизова (Австралия) (26000 Инстаграм)
● Баянчы Илдус Һадиев (11000 Инстаграм)
● Язучы Сәрия Мирзаянова (7000 Инстаграм)
● Блогер-вайнер Гөлназ Әхмәдиева (17000 Тик-Ток)
Игътибарыгызга "Матбугат.ру" фоторепортажы: Ранил Шәрифҗанов фотолары, "Матбугат.ру".
|
Иң күп укылган
|