|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2021 Киңәш-табыш
Шәмаил бүләк итәргә ярыймы?"Туган көнгә яки өй туена шәмаил бүләк итәргә ярыймы? Дин буенча бу рөхсәт ителәме?" - дип сорый Түбән Камадан Фиалка. Сорауга “Дин Ислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җавап бирде:
— Бүләк бирү, асылда, хәерле гамәл. Ул зур яки кечкенә була алмый. Бүләк кешене сөендерергә тиеш, бу — игътибар күрсәтү билгесе, күңелне күтәрә торган эш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: “Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, ул араларны якынайта”, — дигән. Бу очракта ихтыяҗ бар икән, кешенең туган көненә, өй туена хуҗаны чынлап та сөендерә торган бүләк бирү ярый гына түгел, кирәк дип тә әйтер идем. Дини бүләкнең, мәсәлән, шәмаил, намазлыкның хәерле ягы бар. Йорт хуҗасын бүләкләп, бер савап алсак, дини әйбер биргәч, тагын бер әҗере булыр. Шәмаил — Аллаһны искә төшерә торган хәерле әйбер. Бүләкне чын күңелдән бирергә кирәк. Бүләк ярдәмендә бер-беребезгә шатлык-сөенеч таратыйк.
©Firdaws-store.ru
--- |
Иң күп укылган
|