|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2010 Авыл
БӘХЕТЛЕ ДУҢГЫЗЛАРИсәнме, халкыбызның күз нуры — “Татарстан яшьләре”! Мин үзем Арча районы Өчиле авылы кешесе. Хәзерге вакытта Анталия шәһәрендә яшим. Адвокат булып эшлим. Күп еллардан бирле баштарак газетагызны “тере” килеш укып килсәм, хәзер инде Интернеттагы сайтыгыздан укыйм. Сезгә бер язмамны юллап карыйм әле. Һәр җәйне туган авылыма кайтып киләм. Кайткан саен авылның табигатен, халәтен күзәткәлим. Заманында көзге уңыш белән ташып торган кырмыска оясына охшаган ындыр табагы бүген хәрабәгә әйләнгән. Тәрәзәсез, ишексез һәм түбәсез калган сыер фермалары таланып беткән. Менә заманында гөрләп торган дуңгыз фермасы яныннан узып барам. Җәмәгать, әйтсәм әйтим инде, безнең авыл Татарстанның иң мактаулы дуңгыз фермалары белән дә танылган авыл. Бу дуңгыз фермалары өч бүлектән тора иде: сикертү бүлеге, тудырту бүлеге, симертү бүлеге. Их, мин әйтәм, беренче бүлекнең ата дуңгызларына күрсәтелгән хөрмәтнең һич югы 10 проценты халкыбызга күрсәтелсә иде. Юк шул, ата дуңгызлар кадерлерәк иде ул заманда. Шәһәрдә гаиләләр бер бүлмәле тулай торакларда интеккәндә бу ат хәтле ата дуңгызларның күбесенең аерым бүлмәләре бар иде. Кыш айларында җылыныр өчен шул дуңгызлар янына кергәләп чыга идек. Ферманың эче акшар белән агартылган, җылы, чиста. Шушы рәхәт эчендә мырк-мырк килеп, берничә көннән соң кайсысына сикерермен икән дип, аякларын күтәреп ата дуңгызлар йоклый. Алсу төстәге симез дуңгызның өстендә ник бер пычрак тап булсын: буялмасыннар өчен бөтен шартлар тудырылган, яткан җирләре йомшак булсын өчен асларына пычкы чүбе сибелгән. Ата дуңгызларның шушы “авыр вазыйфа”сыннан соң башлары болытларга ашкан буаз ана чучкалар, вакыты җиткәч, тудырту бүлегенә алына. Бу бүлектә чучкачыклар бер-бер артлы туып кына торалар, санап кына өлгер. Бер ана дуңгыз берьюлы 20ләп бала тудыра! Монда да шул ук хөрмәт. Бу бүлектәге игътибар һәм хөрмәт яшь аналарыбызга бирелсә, Татарстандагы халык 10 миллионга җитәр иде, минемчә. Ә симертү бүлеге дуңгызларының ашаган ризыкларын минем төшемдә дә күргәнем булмады. Алар өчен шәһәрдән атна саен туңдырылган минтай балыгы, өебез өстәленә 4-5 айга бер генә менеп кунаклаган тәмле мойва балыгы, эре һәм майлы булып үссеннәр өчен балык мае кайтарыла иде. Иң тәмле, иң затлы ризыклар белән шушы булек дуңгызлары сыйлана иде. Әле җитмәсә мәктәп укучыларыннан дуңгызлар өчен утын күмере җыйдыртып тилмертәләр иде. Укытучылар утын күмере генә булсын, ташкүмер кермәсен, юкса тешләре кителер дип кисәтәләр иде. Шушы ферманың нигьмәтләреннән авыл халкы да файдаланды, әлбәттә: 20ләп бала тудырган бу ана дуңгызларның берничә атнадан 15ләп кенә баласы кала иде. Күпме хуҗалык дуңгыз үрчетү ярышына кушылды. Инде бу көннәр артта калды. Фермалар бетерелде, хуҗалыкларда да дуңгызның “д” хәрефе дә калмады. Данлыклы дуңгыз фермасының симертү бүлегендә берәүләр каз үрчетә башлаган. Бик хуп, хәләл шөгыль, хәләл ризык. Ә инде теге беренче бүлек исә, кыргый этләрнең йоклау, ял итү һәм сикерешү урынына әйләнгән.
Фәнис ЗЫЯТОВ, Арча-Өчиле-Анталия |
Иң күп укылган
|