|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2021 Фаҗига
Самокат шартлап, әтиле-уллы һәлак булганСочида яшәүче ир һәм аның улы фатирда электр самокаты шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган. Фаҗиганең сәбәбе кыска ялганыш, дип хәбәр итә Краснодар крае буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, дүшәмбе, 15 март көнне, Кызылармия урамындагы күпкатлы йорттагы бер фатирда янгын чыга. 39 яшьлек хатын-кыз чыгып котыла алган – ул тәрәзәдән сикерә. Ә 43 яшьлек ир-ат һәм 13 яшьлек малай фатирда калып һәлак була.
«Сочи хәбәрләре» мәгълүматлары буенча, янгын бригадасы фаҗига урынына вакытында килсә, корбаннар бәлки булмас та иде. Машинаның тиз килүенә йорт янында калдырылган автомобильләр комачаулаган. “Ашыгыч ярдәм” машинасы да тиз генә якын килә алмаган. Зыян күргән хатын-кызны ишегалды аша медицина машинасына хәтле кулларга күтәреп алып барганнар.
Әлеге вакытта тикшерүчеләр янгынның төгәл сәбәбен, шулай ук суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|