поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.03.2021 Язмыш

"Миңа синең белән бер көнне үләргә туры киләчәк"

Фатир күршем Мөнәвәрә Хөснетдинова гайре табигый хәл турында сөйләп шаккаттырды. Аның туганнан туган энесе Марс үзе белән бер урамда уйнап үскән, бер класста укыган, бер үк хәрби частьта хезмәт иткән, армиядән кайткач бер үк һөнәрне сайлап, пенсиягә чыкканчы, полиция участогында хокук сакчысы булып иңне-иңгә куеп эшләгән якын дусты Фәнил белән бер үк елда отставкага китәләр.

Икәүләп бер финанс оешмасының сак хезмәтендә эшкә урнашалар. Ике дусның серләре уртак, күңелләре көр, тормышлары җитеш була. Бер-берсе белән якыннан аралашып, кирәк чагында булышып, киңәшләшеп, бертуганнар кебек дус-тату яшиләр.
 
Яз көне Фәнил авырып эшкә чыкмый кала. Үз нәүбәтендә тәүлек әйләнәсе кизү торган, арыган-талчыккан Марска ирексездән янә бер сменага калып, дустын алыштырырга туры килә. Фәнилнең хәлен белергә баргач, күңелле генә гәпләшеп, чәй эчеп утырганда:
 
 – Дускаем, синең белән безнең язмышлар уртак, тормыш-көнкүрешебез дә бер үк төсле. Терел инде тизрәк, юкса, миңа да синең белән бер көнне үләргә туры киләчәк бит! – дип шаярта. Фәнилнең хатыны бу сүзләрне ишеткәч, сискәнеп китә.
 
– Ни сөйлисең, тиле баш, тәүбә диген! Берүк ахмак шаяртуың фәрештәләрнең “амин!” дигән чагына туры килмәсен! – дип, иренең җан дустын җиңелчә шелтәләп ала.
 
Кызганыч, Фәнил терелми. Изге җомга кичендә, илле яшькә дә җитмәгән өрлек кебек ир, якыннарын кара кайгыга салып, күзләрен мәңгелеккә йома. Аны төн саклап чыгарга, соңгы юлга озатышырга, җирләү мәрәсиме матавыкларын һәм чыгымнарын күтәрешергә мәрхүмнең якын дусты Марс беренче булып килеп җитә һәм ихластан ярдәм кулын суза. Икенче көнне, бөтен шартын китереп, мәетне мәңгелек йортына озаталар. Фәнилнең үле гәүдәсен лафеттан алып, җеназасын кабер янына күтәреп килгән мәлдә, колашаның бер башыннан тоткан Марсның күз аллары караңгылана, тез буыннары калтырый, йөрәге яман чәншечә, эчтән пычак белән сызып җибәргәндәй итеп, кискен авырту тоя. Мәрхүмне ләхеткә төшергән мәлдә, ул ухылдап җиргә ава һәм шунда ук җан бирә. Ярып караган паталогоанатом “обширный инфаркт” дигән диагноз куя.
 
 –Миһербанлы, юмарт энекәшем нибары 49 яшендә генә иде бит! Моңарчы бер мәртәбә дә чирләп карамады, таш кебек таза иде! Алдын-артын уйламыйча кирәкмәс сүз сөйләнеп, энем Газраил галәйһиссәламны үзе чакырып китергән икән, – дип өзгәләнә Марсның туган апасы Мөнәвәрә карчык. Мәрхүмнәрнең урыны җәннәттә, рухлары шат, каберләре нурлы булсын! Көтмәгәндә өрлек кебек ирләрен югалткан хатыннарына, газиз балаларына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен, дияргә генә кала. Тагын бер киңәш, авызны бик чамалап ачарга кирәк. Күп сөйләгәнне күкләрдә яратмыйлар, күрәсең.
 
Хәмидә Гарипова,
Казан.
 
Фото: https://pixabay.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»