поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
14.03.2021 Шоу-бизнес

Ләйсән Мәхмүтовага сихер салганнар?

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова белән күптән күрешкән юк иде. Очрашканда да, иркенләп сөйләшеп булмый. Йә ул ашыга, йә минем вакыт ягы тар. Ә бу юлы берничә минут кына булса да, сөйләшеп алдык.

- Ләйсән, бервакыт күрәзәчегә барган идең. Аның ахыры ничек тәмамланды?
 
- Үзең беләсең, шулкадәр эшкә биреләбез, хәтта сумканы ачып карарга да вакыт юк. Бервакыт Казахстанга баргач, сумкамда тәртип ясарга булдым. Ә сумка эченнән өчпочмак кебек төрелгән кәгазь килеп чыкты. Шикләнеп кенә ачып карадым моны. Эчендә – нәкъ менә чиркәүдәге шәмнеке сыман эрегән кисәкләр! Мин аны шундук бәдрәфкә ташладым. Ул әйбер сумкама каян килергә мөмкин? Шунысы кызык: мин бу сумка белән артистлар янында гына йөрим. Эчкә шом керде бит. Күрәзәчегә бардым. Ул: “юлларыңа киртәләр куелган”, - диде. Бу – иң көчле сихерләрнең берсе икән.
 
- Ләкин бу кара көчләр сине, киресенчә, көчле итә, Ләйсән. Әнә эшләрең ничек гөрләп бара! Кино турында әйтүем...
 
- Үзем эшли торган Казан шәһәр филармониясе артистлары катнашында “Көтегез, без киләбез!” дигән фильм төшердек. Җәй дәвамында төрле урыннарда төшерелде ул. Анда берьюлы 27 артист катнаша! Җырлар бик күп. Беренче тапкыр мондый зур состав белән эшләдем, чөнки барысын да күрсәтәсем килде. Ул бит тарихка кереп калачак. Хәтерлисеңме, “Уеннан уймак” фильмын? Ул – әти-әни исән чагында бөтен гаилә белән төшкән бердәнбер фильм. Нинди истәлек! Һәрнәрсәнең үз вакыты шул. Шуңа да мөмкинлек булганда, барысын да төшерәсе килә. Фильмның сценариен өчәү яздык – мин, Гөлшат Имамиева һәм Алсу Сөнгатуллина. 
 
- Җәй көне төшергәнсез. Пандемия комачауламадымы?
 
- Ничек кенә комачаулады әле! Берзаман бер-бер артлы артистлар авырый башлады. Иң аянычы – баянистыбыз чирләде. Аның роленә Тинчурин театры артисты Ренат Шәмсине чакырдык. Ренат баянда уйный белмәгәч, сюжетны үзгәртергә туры килде. Менә дигән итеп курайда уйнады! Ләкин пандемиянең бер яхшы ягын күрдем: ул чын кино артистларын ачты. Шушы фильмда мин 5-6 кешенең җырчы гына түгел, ә шәп кино актеры булуына инандым. 
 
- Әле тагын музыкаль спектакль дә куйгансың икән?
 
- Әйе, фильмга монтаж ясаганда, параллель рәвештә спектакль куйдым. Ул “Сабантуйга Австралиягә” дип атала. Спектакль юморга корылган. Үзем клуб директорын уйныйм. Мин биредә артистлардан яңа образлар булдырырга теләдем. Әйтик, спектакльдә сез Сиринә Зәйнетдинова, “Фәридә-Алсу”, Алсу Вәлиуллинаны һәм башка җырчыларны бөтенләй яңа образда күрә алачаксыз! 
 
- Тагын нинди планнар белән яшисең?
 
- Идеяләр шулкадәр күп! Аларны филармония артистлары белән генә түгел, башка артистлар, гаиләм белән дә чынга ашырырга исәп, Алла теләсә.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»