поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.03.2021 Спорт

Пневмо-биатлонда җиңүчеләр премияләр белән бүләкләнде

6 мартта Камышлы авылының «Бөркет» чаңгы-биатлон комплексында пневмо-биатлон буенча дүртенче тапкыр өлкә ярышлары узды. Ел саен анда өлкә биатлончылары гына түгел, күрше төбәкләрдән килгән спортчылар да катнаша. Быел бәйгедә Самарадан «КАДР_ПРО» командасы, Сергиевск, Кләүле, Челно-Вершины районнарыннан, Татарстанның Лениногорск районыннан, Оренбург өлкәсенең - Богырыслан, Башкортостан Республикасының Октябрьск шәһәрләреннән килгән биатлончылар көч сынашты.

Бәйрәмгә чакырылган мөхтәрәм кунаклар арасында Самара губерна Думасы депутаты Владимир Субботинның ярдәмчесе Василий Безбородников та бар иде. «Әлеге чаңгы-биатлон комплексы берничә буын спортчылар үстерәчәк. Чаңгычыларга уңышлар телим», - диде ул. Шулай ук спортчыларны һәм кунакларны Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сәламләде һәм: «Сезне чираттагы чаңгы бәйрәме белән котлыйм. Барлык катнашучыларга да уңышлар, шома юллар, төгәл атулар телим», - дип ярышларны ачып җибәрде. Россия Федерациясе әләмен күтәрү хокукы узган елгы ярышларда җиңүче булып танылган Камышлы районы командасына бирелде. Баш хөкемдар Марат Шәвәлиев спортчыларны бәйге шартлары белән таныштырып, Европа һәм Дөнья чемпионаты призеры, Универсиада җиңүчесе, спорт мастеры Эдуард Латыйпов исеменнән спорт мәктәбенә ике пар чаңгы бүләк иткәннән соң эстафеталар башланып китте. Программада ир-атларга 4х6 километр, ә хатын-кызларга 4х3 километрлы трассада биатлон эстафеталары каралган иде. Быелгы ярышларда егетләр арасында Богырысланнан килгән спортчылар җиңү яулады, икенче урынны Челно-Вершины районы чаңгычылары алды, ә пьедесталның өченче баскычына кләүлелеләр менде. Татарстаннан килгән кунакларыбызга дүртенче урын тәтеде. Хатын-кызлар арасында Камышлы районы командасы җиңүгә иреште, икенче урында - Башкортостан спортчылары, өченче урында - Камышлы районының икенче командасы. Сергиевск районы чаңгычылары дүртенче урында. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр, кубоклар, Эдуард Латыйповтан акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук Камышлы районының 30 еллыгы уңаеннан укучылар арасында өлкә спартакиадасы җиңүчесе Илгиз Сәлаховка, чаңгы ярышлары буенча районара ярышларда җиңүче Альмир Хәйбрахмановка, биатлон буенча Башкортостан Рес-публикасы призеры Радмила Сөнегатовага район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов исеменнән премияләр тапшырылды.
 
Кунаклар да, спортчылар да ярышлардан, бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Камышлы китапханәсе хезмәткәре тәкъдим иткән кайнар шулпа, Рәфис Гыйззәтов пешергән ярмалы ботка, хуш исле чәй белән сыйланганнан соң Татарстан чаңгычысы Александр Попов: «Бу ярышларда икенче ел катнашабыз. Узган ел без икенче урынны яулаган идек, быел көндәшләр көчлерәк булды. Камышлы җитәкчелегенә биатлонны үстерүгә күп көч куйганнары өчен аерым рәхмәт. Бу бик шәп. Башка өлкәләр дә алардан үрнәк алсыннар иде», - дип, хис-тойгылары белән уртаклашты. Кләүле районыннан килгән өстәмә белем бирү педагогы Сергей Григорьев: «Без монда беренче ел гына түгел. Җылы кабул итүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган! Биредә спортчылар үз ишләре белән аралаша, яңа дуслар табалар. Эдуард Латыйповка ярдәме өчен рәхмәт, чөнки аның катнашыннан башка авыр булыр иде. Ул зур молодец. Яшь егетләр аннан үрнәк ала», - дип рәхмәтләрен белдерде. Богырыслан спортчысы Денис Сулин: «Без быел беренче тапкыр чыгыш ясыйбыз. Баштан ук алга чыгып булмады, атуда да дүрт хата җибәрдем. Аннары үземне кулга алдым һәм барысы да уңышлы тәмамланды», - дип канәгать елмайды.
 
Ирина МАКАРОВА.
 
(“Камышлы хәбәрләре”)

---
Бердәмлек
№ --- | 14.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»