Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2021 Шоу-бизнес
Гөлдания Хәйруллина: "Март - йөрәгемә тирән яра салган ай"Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина инстаграмда ай дәвамында тормыш иптәше, танылган композитор Рөстәм Хәйруллин язган җырларны куячак. Бу хакта ул үзе уртаклаша. "Матбугат.ру" ачыклаганча, быел март аенда Рөстәм Хәйруллинның вафат булуына 11 ел тула.
“Март ае күңелләргә яктылык, өметләр уята торган ай булса да, 11 ел дәвамында минем йөрәгемә тирән яра салган ай булып та кала бирә. Җырларын яңгыратып, җырлары аша Рөстәмне яшәтү - минем турыдан-туры бурычым булып тора. Аны искә алып, бу айда аның җырларын сезнең игътибарга куярга булдым. Безнең театрда үзенең иҗат юлын башлаган, Рөстәм үзе эзлэп тапкан җырчы - Гүзәл Идрисова җырлаган җыр белән башлап җибәрәм. Рөстәм Хәйруллинның Галиәхмәт Шаhи шигыренә язылган җыры "Матурым", - дип яза Гөлдания Хәйруллина.
--- |
Иң күп укылган
|