|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2021 Шоу-бизнес
"Яратмадым. Гомерем буе яратмадым"Татарстанның атказанган артисты, композитор Айдар Тимербаев бер җыр язу тарихы турында сөйләп, халыкка тыңлатып карарга булган. -Бик дулкынланам, дуслар. Бу хәлне сезгә дә сөйләп ишеттерергә булдым. Дустым Азат Фазлыев мине бер кеше белән таныштырды. “Бер җыр кирәк, язып бир әле”, - ди ул миңа. Башта үзенең язмышын сөйләде. - Яратмадым. Гомерем буе яратмадым, әмма хөрмәт иттем,- ди. - Яшьлектә сөйгән ярым белән ачуланыштык та, ярты еллап сөйләшмәдек. Ул Мәскәүдә укый иде - шунда кияүгә чыгып калды. Мин дә булачак хатынымны очратып, өйләндем. 24 ел бергә гомер иттек. Башта балаларны ташлап китәсе килмәде. Башлы-күзле булганнарын көттем. Әле ике кызым да тормышта. Яратмаган кеше белән яшәү бик авыр, ләкин бүтән болай газапланып яши алмыйм, аерылам, -ди. Коттеджларны, джипларымны калдырам, - ди. Бу ир үзе хәлле генә инде. Миңа җыр язып бир әле, “Гафу ит, үпкәләмә” дигән сүзләр белән кирәк, - ди. Айдар Минһаҗев белән җыр язып озак азапландык. Көен дә, сүзләрен дә йөз тапкыр үзгәрттек. Иҗат җимешебез әзер булгач, үзенә күрсәттек. Ошатты. Бу җырны интернетка куй инде, өйдән җыенып чыгып киткәндә хатыныма шалтыратып, Инстаграмга кереп тыңла, дип әйтермен., Аерылышу сүзләрен күзләренә карап әйтә алмыйм, - ди.
Дуслар, сез дә укып карагыз әле, ничек булган бу җыр?
“Гафу ит, үпкәләмә!”
Тәрәзәдән карап калма мине,
Кайтырсыңмы, диеп тә сорама.
Матур гына саубуллашыйк та без,
Кузгалырмын инде мин зур юлларга.
Үпкәләмә миңа, сөя алмадым.
Үпкәләмә, бәхетең булалмадым.
Сагыныплар, зинһар, өзгәләнмә,
Гафулар ит, үпкәләмә...
Сөймәсәм дә, “Сөям!” – дигән булып,
Килми һаман алдашып яшисем.
Миннән башка бүтән берәү белән,
Була гына күрсәң лә бәхетле.
Җиңел түгел шул ул яшәүләре,
Мәхрүм булып сөю һәм назлардаг.
Сабыр иткән, түзгәннәрең өчен,
Рәхмәтләрем әйтәм дә кузгалам.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|