|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2021 Шоу-бизнес
«Андыйлар хәзер музейга куярлык» — Айгөл Бариева югалган җырчы Рамил Миндиярны эзләп тапкан (ФОТО, ВИДЕО)Айгөл Бариеваның Камал театрында узган иҗат кичәсендә заманында бик популяр булган, ләкин сәхнәдән югалган җырчы Рамил Миндияр катнашкан. Инстаграм аша эзләп тапкан җырчы Айгөл белән «Кулларыңны кулдан алма син», «Нинди моң бар синең кузләреңдә», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын» җырларын дуэт итеп башкарган. «Күпләребез минем шикелле аны югалтканнардыр. Балачактан ук яратып тыңлап үскән җырчыларымның берсе. Ул җырлаган җырлар һаман да һәрберебезнең күңелдә саклана. Рамил абыйны монда күреп, үзен менә шушы концертыма, кыюлыгымны җыеп, чакырырга булдым. Һәм ул берсүзсез ризалашты! Әле безнең дуэтлар өчен тавышлар да шундый тәңгәл килгән бит! Шушы концертка әзерләнгәндә мин Рамил абыйны башка яктан да ачтым үзем өчен! Шуның хәтле итәгатьле, сабыр, интеллигент, затлы, зәвыклы, бик җаваплы һәм чын ир-ат ул. Андыйлар хәзер музейга куярлык кына калгандыр инде», — дип яза җырчы. Ул Рамил Миндиярга ничә еллар буе үз йөзен югалтмавы өчен рәхмәт белдерә. «Югалмагыз, сез җырларга тиеш. Сезне халык ярата», — дип уртаклаша Айгөл Бариева.
--- |
Иң күп укылган
|