|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2021 Дин
Кем ул мөселман? Мин мөселман дип исәпләүче күпләр намаз укымыйМөселман – ул Аллаһ Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанучы һәм моны теле белән белдерүче, ягъни иман кәлимәсен гарәп телендә әйтүче. Бу – иман китерү дип атала. Яше җиткән, акылы булган һәр кешегә Аллаһ Тәгалә намаз укырга боерган. Мөселман сәламәт икән, уң белән сулны аерырлык акылы бар икән, намаз укымый калу өчен бүтән бернәрсә дә сәбәп була алмый. Ул каты авыру булганда да, сугыш вакытында да намазны калдырырга тиеш түгел. Дөрес, кайбер очракларда намазның җиңеләйтелгән вариантлары бар. Мәсәлән, дүрт рәкәгать урынына икене генә уку. Исламда кеше өчен үтәргә мөмкин булмаган бернәрсә дә юк. Намаз үтәүнең нинди җитди һәм әһәмиятле икәнлеген аңлау өчен намаз үтәми калган очракта нинди җәза билгеләнгәнен белү җитә. Моның җәзасы – 70 ел тәмуг газабы. Җәзасын бу дөньяда ук алу, үлгәч, 70 ел тәмугта януга караганда күпкә җиңелрәк. Ә намаз уку – бу җәзадан гына коткарып калмый. Мөселман намаз укыган өчен күп савап ала. Савапның күләме исә укучының намаз өчен чыккан көченнән тора: чын күңеленнән укыганмы, вакытындамы, тиешенчә тәһарәтләнгәнме, дөнья мәшәкатьләреннән аерылып укыганмы...
Шуның өстенә, без белергә тиеш: Аллаһ Тәгалә мәрхәмәтле. Чын күңелдән үкенеп гафу сораучының тәүбәсен кабул итә, гафу итә. Шуңа күрә, гафу ителүгә өметне өзмәскә кирәк.
Тәүбә итү нәрсә ул? Ул – ялгыш, хата эш (гөнаһ) эшләгән өчен, чын күңелдән үкенеп, Аллаһ Тәгаләдән гафу сорау. Яңадан ул ялгышны кабатламаска тырышу.
Аллаһ Тәгаләнең барлыгына ышанучы иманлы кешегә намаз уку да, Аллаһының бүтән кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелуның да бер авырлыгы да юк. Киресенчә, иманлы бәндә Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү мөмкинлегенә шатлана (чөнки намаз уку – Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү), Аның рәхимлелегенә өметләнә, һәр эшендә Аллаһка таяна.
Соңгы вакытта, үзен мин мөселман дип исәпләүче күпләр намаз укымый. Шундыйлар арасында үсүче, яшәүчеләр бүтәннәрнең намаз укымаганнарын күреп, намаз укымау әллә ни гөнаһ түгел икән, укымый да яшиләр бит, яхшы кеше булсаң да җитә, дип фикерлиләр. Болай уйлау мөселманны һәлакәткә китерә!
Әйдәгез, әзрәк фикерләп карыйк әле. Аллаһка ышану һәм Мөхәммәт с.г.в. өйрәтүләренә ышану – ул Аллаһның барысын да күрә, ишетә, белә, булдыра икәнлеген аңлау. Ул җирдә һәм күкләрдә булган бөтен нәрсәне белә, бөтен нәрсә Аның теләге буенча гына эшләнә. Ул теләгән нәрсә була, Ул теләмәгән нәрсә булмый.
Аллаһ Тәгалә дөньяларны юктан бар иткән кебек, аларны үлүче дә итеп яраткан. Дөнья беркөнне бетәчәк, кешеләр үләчәкләр һәм яңадан тергезелеп кубарылачаклар. Аллаһ кушканнарны үтәүләре-үтәмәүләре өчен Аллаһ Тәгалә каршында җавап бирәчәкләр. Бу көн Кыямәт көне дип атала
Аллаһының барлыгына чын күңелдән ышансаң, Аның кушканнарын үтәми калу мөмкин түгел. Без бит үзебездән өстәге җитәкчеләребез кушкан законнарны үтибез. Юл кагыйдәләрен үтибез, штраф саласыларын белеп...
Аллаһ бар иткән барлык халыкларны Аллаһның Үзе белән чагыштырып буламы соң? Белеме буенча да, катылыгы, эшчәнлеге буенча да... (Ул бер секунд йокламый). Аллаһның барлыгына ышанып та, Аның кушканнарын үтәмәү – ул яки аңгыралык, яки иманның йомшаклыгын күрсәтә. Бу – һәлакәт.
“Мөселман” сүзе “Аллаһка буйсынучы” дигән сүз. “Ислам” – Аллаһыга буйсынучылар дине.
Әйтелгәннәрне аңлаучыга намаз укуны иртәгәге көнгә кадәр дә, хәтта икенче намазга кадәр дә кичектерергә ярамый.
Моңа кадәр укылмаган намазлар өчен чын күңелдән гафу сорап, шәһадәт кәлимәсен әйтеп, намазга басарга кирәк.
Намазда укылучы бер доганы да белмәсәң дә, аны укымый калырга ярамый. “Фатиха” сүрәсе урынына җиде тапкыр “Бисмилләһиррахмәниррахим” дип әйт. һичьюгында, аны да әйтә белмәсәң, күңелеңнән намазга ниятләп, дога укылырга тиешле вакытны басып тор. “Әттәхият” укыр өчен дә шулай ук. Иң әһәмиятлесе: син Аллаһ каршында икәнлегеңне, Ул кушканны үтәр өчен намазга басканлыгыңны истә тоту. Ә алга таба намаз догаларын ятларга тырышырга кирәк.
Мәсгудә ШИРИАЗДАНОВА, Сарман |
Иң күп укылган
|