|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2021 Спорт
Радик Сәләхов: "Җиңүемне мәрхүм әтиемә багышладым"Көрәш сөючеләргә Радик Сәләхов исеме яхшы таныш. Ул — Зәй, Әлмәт районнары батыры. Соңгы вакытта Радик аеруча игътибар үзәгендә. Чөнки бер-бер артлы зур җиңүләр яулады. Күптән түгел “Манзара” премиясенең 2021 елгы абсолют батыры исеменә дә нәкъ менә ул лаек булды һәм көрәшче чемпион билбавы, 100 мең сум акча белән бүләкләнде. — Җиңүем турында әтием бик хыялланган иде. Кызганыч, чемпион билбавы алган шатлыклы мизгелләрне күрү генә насыйп булмады, узган елның 4 октябрендә арабыздан китеп барды, — ди Радик. — 130 кг га хәтле авырлыктагы көндәшне оту җиңел түгел. Бу җиңүемне әтием һәм хөрмәт иткән көрәшчем Ильяс абый Галимов истәлегенә багышлыйм!
— Өйләндең дә бит әле. Алия кайсы яктан?
— Ерактан эзләмәдем, күрше авыл кызын сайладым. Алия стоматология клиникасында шәфкать туташы булып эшли.
— 2019 елда Татарстан чемпионаты вакытында, матур булмаган кул хәрәкәтләре күрсәткән өчен дип, мине бер елга — 2020 елның 1 декабренә хәтле көрәштән читләштергәннәр иде. Җәза вакыты беткәч, яңадан кайттым һәм башта Татарстан чемпионатында I урынны алдым, аннары “Манзара” премиясендә абсолют батыр булдым.
— Ул чакта күңел төшенкелегенә бирелмәдеңме?
— Юк, артык борчылмадым. Бу минем өчен бер сынау булгандыр, шулай дип кабул иттем. Өстәвенә үзизоляция чоры иде бит, Сабантуйлар да узмады, көрәш тә булмады. Ял иттем. Көч җыйдым, келәмгә яңадан кайттым һәм җиңдем!
— Кайсы өлкәдә эшлисең?
— Һөнәрем буенча слесарь. Әлмәттә “Елховнефть” оешмасында шул вазыйфаны башкарам.
— Ничә кг авырлыкта көрәшәсең?
— 130 кг да көрәшәм. Ә үз авырлыгым 115 кг гына. Шуңа диета тотканым юк. Хатыным нәрсә пешерсә, шуны ашыйм (көлә). Туклануга килгәндә, минемчә, иң мөһиме — ит.
— Федераль Сабантуйларда көрәшчеләргә төп приз — машинаны жирәбә юлы белән бирә башладылар. Бу хакта ни уйлыйсың?
— Минемчә, жирәбә уйнату дөрес түгел. Сабантуйларда көрәшер өчен ел буе әзерләнәсең бит. Көрәштә гаделсезлекләр дә булгалады... Шуңа карамастан, гел алга барырга, көрәшергә, көчле икәнеңне күрсәтергә кирәк.
— Келәмгә аяк басарга омтылган яшүсмерләргә нинди теләкләр әйтер идең?
— Көрәшне бөтен күңелең белән яратырга, аның җанатары булырга! Киңәшем — ялкауланмаска, күп тренировкага әзер торырга кирәк.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|