|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2021 Дин
Нәзарәтнең Коръән тәрҗемәләре тагын бер гаджетка кертелде (ФОТО)Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга халык арасында зур популярлык казанган “Коръән укучы лампа”ны тәкъдим иттеләр. Интерьерны бизәп һәм яктыртып торучы лампа, башка функцияләр белән беррәттән, Коръән укылышының аудиосын һәм мәгънәләренең төрле телләрдә тәрҗемәләрен тыңларга мөмкинлек бирә. Тәфсир алты телдә — гарәпчә, үзбәкчә, төрекчә, фарсыча, татарча һәм русча бирелә. Соңгы мәгънәви аудиотәрҗемәләрне Татарстан Диния Нәзарәте әзерләде һәм гаджетны җитештерүчеләргә аның программасына кертү өчен тапшырды. Сувенирны мөфти Камил хәзрәткә “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, “Коръән укучы лампа” бренды, “Әминә” кибетенең хуҗасы Булат Нигъмәтҗанов һәм Биектау районы Калинино авылы имамы Айбәк хәзрәт Токтосопиев тәкъдим иттеләр. Әлеге лампа – Коръән һәм аның мәгънәви тәрҗемәләрен тыңлау, өйрәнү, ятлау буенча файдалы әсбап булып тора. Пульт яки телефондагы мобиль кушымта ярдәмендә гарәп телендә тулысы белән 18 Коръән укучычыны тыңлап кына калмыйча, Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре дә тәкъдим ителә. Татар һәм рус телләрендә аудиотәрҗемәләр нәзарәтнең “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы нигезендә эшләнгән – татар телендә диктор Илдар Кыямов, ә рус телендә Биектау районы Калинино авылы имамы Айбек Токтосопиев укый. Лампа намаз укырга өйрәнүчеләр өчен дә зур мөмкинлекләр бирә: гарәп телендә азан әйтелә, тәкбирдән алып, сүрәләрне укып, намаз тәртипләре аңлатыла, гарәп әлифбасы (кагыйдә нурания), Коръәнне ятлау нигезләре өйрәтелә. Шулай ук лампа гарәп телендә “Сахих Бохари”, “Мөслим”, Имам Нәвавиның “Кырык хәдис” китапларының аудиоверсиясе, “Хиснул-Мөслим” догалар җыентыгы кертелү белән дә аерылып тора. Лампа 8 төскә керә ала, аны ночник итеп куярга була, уңайлылык өчен пульт ярдәмендә таймер функциясеннән файдалану мөмкин. “Коръән укучы лампа” белән файдалану инструкциясе рус телендә бирелә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Коръән укучы лампа” идеясен тормышка ашыру өстендә эшләүче командага Исламның асыл мәгънәләрен җәмгыятьтә таратуга керткән өлешләре өчен үзенең тирән рәхмәтен белдерде, гаджетны югары бәяләде, аның мөселман дөньясында беренчеләрдән булып үз эченә татар һәм рус телләрендә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен үз эченә кертүен билгеләп үтте. “Коръән укучы лампа”ны киләчәктә Татарстан мөселманнары Корылтае, Казансаммит, Изге Болгар җыены кебек зур вакыйгалар һ.б. кысаларында киң катлам мөселман кардәшләребезгә тәкъдим итәргә киңәш ителде. “Коръән укучы лампа”ның Инстаграмда рәсми аккаунты бар: https://instagram.com/muslimstore_amina?igshid=1bgn3s9hh18pk . Заказ бирү өчен директка язарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|