|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2021 Фаҗига
Ике фура арасында калып изелделәр. Моны күреп халык "аһ" иттеБашкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан фуралар һәм "Mitsubishi Lancer" белән булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иттеләр. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 9 мартта Дагстанда яшәүче 42 яшьлек ир тагылмалы «КамАЗ-53212» автомобиле белән идарә иткән. Самара ягыннан Чиләбегә таба хәрәкәт иткәндә ул алдыннан барган "Mitsubishi Lancer" машинасына килеп бәрелә. Шуннан соң аны этеп барып, алдагы фурага бәрдерә. Анысы белән 47 яшьлек кеше идарә иткән. Авариядә 60 яшьлек җиңел машина йөртүче һәм аның 58 яшьлек хатыны шул урында һәлак булганнар. «КамАЗ» машинасы йөртүчесе тоткарланган. Русия Җинаять кодексының 264 мәддәсенең 5 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклау өчен кирәкле экспертизалар билгеләнгән.
Фото: башинформ
--- |
Иң күп укылган
|