|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2021 Сәясәт
Тораксыз калган ятим Путинга мөрәҗәгать иткәнБашкортстанда Гомумрусия халык фронты белгечләре уфалы Розалия Григорьевага ятимнәргә закон буенча тиешле торакка булган хокукын тергезергә булыша. Розалия менә инде 11 ел торак алуга исәпкә басарга омтыла, әмма срокларны ычкындыруы сәбәпле, аны исәпкә куюдан баш тарталар. 2019 елда Розалия туры линия аша Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итә.
“Монда балалар йортының, опека һәм попечительлек органнарының гамьсезлеге аермачык күренә. Алар үзләренең тәрбияләнүчесе Розалия Григорьеваның үзвакытында торак шартларын яхшырту буенча исәпкә кую хәстәрен күрмәгән. Торакка хокукы турында ул нибары 23 яшендә белгән, тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итү сроклары күптән үткән. Мәсьәләне тикшерү барышында без барлык баш тартуларның законсыз һәм нигезсез булуын ачыкладык. Ул гына түгел, бу инстанцияләр ятимнең торакка булган хокукларын боза”, – дип сөйли Гомумрусия халык фронты белгече, юрист Әлфит Нигъмәтҗанов.
Бу хәлне ахыргача тикшерүгә Русия Генераль прокуратурасын да җәлеп иткәннәр. Ятимнең торак хокукларын яклау мәсьәләсе республика һәм Уфаның Калинин районы прокуратуралары контроленә алынган.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: u-f.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|