поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.03.2021 Язмыш

"Бер-бер артлы килгән кайгы тәмам сындырды, әмма үземне кулга алырга кирәк иде"

Иргә нибары 41 яшь була. Ирләрне еламый, диләр. Юк, күз яшьләрен тыя алмый Илшат. Кичләрен, балалары урамга чыгып киткәч, ялгызлыкның нәрсә икәнен аеруча нык тоя. Кечкенә кызын алдына утыртып кочагына ала да күз яшьләренә ирек бирә. Кычкырып елагач ничектер рәхәт булып китә.

Балалары әтиләренең ничек өзгәләнгәнен күреп, борчылуларын аңа сиздермәскә, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышалар. Ә менә кечкенәсе “әни кая китте?” дигән соравы белән үзәген өзә.
 
– Зират безгә ерак түгел генә. Әнисен шунда күмгәнне күреп калды бала. “Мин әни янына барам”, – ди дә, зиратка таба чыгып йөгерә. Саклап кына тордык, – диде Илшат битләре буйлап агып төшкән күз яшьләрен кул арты белән сөртеп алып. – Үз әнием вафатына ун ай да үтмәгән иде бит әле. Бер-бер артлы килгән кайгы тәмам сындырды. Әмма үземне кулга алырга кирәк иде. Балалар хакына. Аларны укытасы, тәрбиялисе, тормышны алып барасы бар. Кеше алдында үзләрен ким-хур итеп сизмәсеннәр өчен барын да эшләдем. Рәхмәт, туганнар бик булышты. Хатынның әнисе көн дә бездә булды. Тик бер елдан ул да үлеп китте. Авырлык килгәндә туганның кадере беленә икән.
 
Илшат Иске Иябаш авылында җиде балалы гаиләдә туып-үсә. Шушы авыл кызына өйләнә. Дәрәҗәле урыннарда эшли. Йорт салып чыга. Терлекләр асрый. 4 ат (икесе чабыш аты, улы Илназ ат чабышларында катнаша), сыер, өч баш үгез, 15ләп сарык, 35 тавык (җәен күп итеп чебиләр, казлар алып үстерәләр), хәтта ишәккә  кадәр (балаларга юаныч булсын, дип алган) бар.
 
– Моның кадәр терлекне үзем генә карый алмас идем. Балалар бик булыша. Аларга эшне бүлеп бирдем. Берсе атлар, икенчесе үгезләр карый, кызга тавык-чебешләр. Иртән йоклап ятканнары юк, – диде Илшат. – Хәзер олы кызым Илүзә Өчиледә укыта. Йөрергә машина алып бирдем. Төпчегебез Инзиләне дә Чиканаска балалар бакчасына ул йөртә. Икенче улым Илсаф Олы Әтнәдә техникумда укый. Илназ мәктәптә. Ул да 9 сыйныфтан соң техникумга китәргә уйлый. Икесе дә ветеринария табибы булып авылда калабыз, диләр.
 
Узган ел җәй үзе өчен дә көтмәгәндә өйләнеп куйган Илшат. Корбан гаете көнне никах укытканнар. “Уенчыклар кибетендә эшли иде ул. Мин бик еш балалар белән кереп уенчыклар алам. Әҗәткә дә биреп тора. Ире белән дә аралаша идек. Тик язмыш Лилиянең дә бер канатын сындырды, узган ел гыйнварда ире вафат булды. Язмыштыр инде ул, белмим. Телефоннан хәбәрләр языша башладык. Бер атна үтте микән, мин куркып кына кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Дөрес, башта балалар белән уртага салып сөйләштек. Алар риза булмаса, өйләнү турында уйламый да идем. Рәхмәт, балалар мине аңлады. Аның да 11 сыйныфта укучы улы Айрат ризалыгын бирде. Насыйп әйбер таш яра, диләр. Бергә яши башладык”, – диде Илшат.
 
– Әни мәңгегә ташлап киткәч, бик авыр булды. Аны озаткан көн әле бүгенгедәй күз алдында тора. Укырга йөри башлагач, кеше арасында бераз онытылып тора идем, –– диде Илүзә. – Әти өйләнергә теләве турында әйткәч, күңелне нидер тырнап алды. Әмма каршы килергә йөрәк кушмады. Без чыгып китсәк, әти берүзе кала бит. Шул хакта уйладым. Энекәшләргә дә әйттем. Бәхеткә, Лилия апа бик яхшы кеше булып чыкты. 
 
Балалар Лилияне бик тиз үз итә. Аның улы Айратны да үз араларына алалар. Кечкенә Инзилә бераздан аңа “әни” дип дәшә башлый. Без килгән көнне дә Лилия ишектән килеп керүгә, әни, дип кочагына атылды. Ана назы кирәк шул балага. Димәк, әниләрен алыштырмаса да, Лилия назны үги балаларына бирә алган.
 
– Мин бүгенге көн белән яшим. Кеше сүзенә карамыйм. Илшат кушылыйк, дигәч, каршы килмәдем. “Бу  – минем кеше”, – дидем. Бөтен уңай яклары, кимчелекләре белән ничек бар, шулай кабул иттем, – диде Лилия сүзне кыска тотып. – Улым аны калдырып китәргә телим, дип курыктымы, башта каршы килгән иде, аннан ризалашты.
 
– Балаларым өчен күңелем тыныч, тормышым түгәрәк, тынычлыгым бар. Мин бәхетле ир бүген, – диде Арчага озата төшкәндә юлда Илшат. – Тик бу Илсөяне оныттым дигән сүз түгел. Ул – балаларымның әнисе, мәңгегә йөрәк түрендә сакланыр. 
 
Гөлсинә Зәкиева, Чыганак
 
Фото: https://pixabay.com/ru/
 
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 09.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»