поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.03.2021 Спорт

Пандемия керткән тыюлардан талчыккан халык зәмһәрир суыклар чигенүгә шатланып бәйрәм итте

Узган шимбәдә Самараның Управленческий бистәсенә караган «Чайка» чаңгы базасында Самараның «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы инициативасы һәм «Яктылык» татар мәктәбе катнашы белән «Сәламәтлек көне» уздырылды.

2013 елдан бирле оештырылучы әлеге чара уникаль кышкы милли бәйрәмгә әверелде. Бүгенге «Сәламәтлек көне» - ул спорт ярышлары да, мәдәни программалар да, кунакларны татар милли ашлары белән сыйлау да. Аны кышкы «Сабантуй» дип атасаң да буладыр, дип уйлыйм. Шулай да быелгы «Сәламәтлек көне», алдагы елларга караганда, үзенчәлеклерәк узды. Пандемия керткән тыюлардан талчыккан халык, зәмһәрир суыклар чигенүгә дә шатланып, аеруча күтәренке күңел белән килде. Бу көнне табигать тә спорт сөючеләр яклы булды - төнлә генә явып үткән йомшак кар да, җилсез җылы көн дә табигать кочагына тартып тора иде.
 
Бәйрәмне «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы Фахретдин Канюкаев башлап җибәрде. Аннан сәхнәгә Оренбург, Ульян өлкәләреннән, Татарстаннан килгән мөхтәрәм кунаклар чыгып, җыелган халыкны сәламләделәр. Алар арасында Россия Федерациясе Герое, полковник, Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Игорь Станкевич, Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Әнвәр Горланов, Самара өлкәсе Губернаторы администрациясенең милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та бар иде. Соңгысы кунакчыл Самара җирендә яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм белән котлап, барлык катнашучыларга да – ныклы сәламәтлек, ә спортчыларга уңышлар һәм яңа казанышлар теләде. Бәйрәмне рәсми рәвештә ачык дип игълан иткәннән соң, Россия гимны яңгырады, панкратион буенча Россия, Европа һәм дөнья чемпионы Рәмис Терегулов һәм “Яктылык” мәктәбенең физкультура укытучысы, Россиянең спорт мастеры Руслан Йосыпов дәүләт әләмен күтәрделәр. Чараның рәсми өлешен флешмоб һәм “Йолдыз” бию ансамбле артистларының чыгышы тәмамлады.
 
Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин хәер-фатиха биргәннән соң, ярышлар башланып китте. Чаңгы базасының төрле мәйданчыкларында аркан тартышу, кул көрәштерү, гер күтәрү, хәтта футбол бәйгесе оештырылган иде. Сабыйлар да тик тормады, чыр-чу килеп, рәхәтләнеп таудан шудылар. Мөхтәрәм кунаклар мәйданчыкларны карап, балалар, ата-аналар белән аралашып йөрделәр һәм бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. Хәер, үзләре дә рәхәтләнеп көч сынаштылар. Ул арада сәхнә дә буш булмады. Татарстанның атказанган артистлары - баянчы, җырчы, композитор Вәис Бәйрәмов, Гөлшат Имамиева, «Фәридә - Алсу» дуэты, дөньякүләм һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Әмир Әхмәдишин бәйрәмгә ямь һәм милли моң өстәп тордылар, ә кунаклар аларга кушылып җырладылар һәм рәхәтләнеп биеделәр.
 
“Яктылык”ның 1нче сыйныф укучылары - 300 метр, 2 - 3нче сыйныф укучылары - 500 метр, ә 4 - 5нче сыйныф укучылары 1000 метр дистанцияне үткәннән соң, халыкның игътибары биатлон узачак мәйданга юнәлтелде. Чөнки бәйрәмгә танылган якташыбыз Эдуард Латыйпов та килгән иде. Яннарында дөнья һәм Европа чемпионы, Россиянең спорт мастеры басып тору яшь чаңгычыларны дулкынландырды, әмма алар югалып калмадылар һәм дистанцияне бик лаеклы үттеләр.
 
Ниһаять, ярышлар тәмамланды. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаганнан соң, иң дулкынландыргыч мизгелләр — җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов (ул чараны үткәрүгә матди ярдәм күрсәтүче дә), җиңүчеләрне котлап, бу бәйрәмне оештыруга күп көч куйган милләттәшләребезгә, “Яктылык” мәктәбе администрациясенә, укытучылар коллективына рәхмәтләрен җиткерде.
 
Ул арада берничә зур казанда пешкән пылауның хуш исләре борыннарны кытыклап, кунакларны табын янына өндәде. Балалар, ата-аналар, чакырылган кунаклар рәхәтләнеп сыйландылар, милли ризыклардан авыз итеп, кайнар чәй эчтеләр. “Сәламәтлек көне” рәсми рәвештә тәмамланса да, халык таралырга ашыкмады - күңел ачулар, тау шуулар дәвам итте. Ә мин, кунакларның быелгы бәйрәмгә карата булган уй-фикерләре белән кызыксынырга ашыктым. Иң элек, татар җәмәгатьчелеге аксакалы, хөрмәтле Идеал ага Галәветдинов белән сөйләшеп алдым.
 
- Дөньяда кеше өчен иң кыйммәтле нәрсәләрнең берсе - ул сәләмәтлек. Аеруча бүгенге пандемия чорында әлеге мәсьәлә бик актуаль. “Сәламәтлек көне” коронавируска каршы торуның бер чарасы ул, минемчә. Иммунитеты яхшы, бәдәне нык кешеләр аңа бирешмиләр. Бүгенге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балаларны әхлаклы итеп үстерүгә ярдәм итә. Аларның сәламәтлеге — киләчәк буыннарның, милләтебезнең сәламәтлеге. “Сәламәтлек көне” алдагы елларда да дәвам итәр, дип ышанып калам, - диде ул.
 
- Без мондый бәйрәмдә беренче тапкыр. Бу кадәр шәп булыр дип уйламаган да идек. Уллары “Яктылык” мәктәбендә укучы дусларыбыз чакыргач, икеләнеп торган идек. Ә хәзер бик шатбыз, - дип елмайды Алсу.
 
- Кызыбызны, һичшиксез, “Яктылыкка” укырга бирәчәкбез, - дип кушылды әңгәмәгә гаиләгә башлыгы Рөстәм. - “Сәламәтлек көне” шундый масштабта уздырыла дип уйламаган идем. Афәрин!
 
- Монда бик күңелле, - дип, борынын тартып, әйтеп куйды Ширияздановлар гаиләсенең иң кечкенә әгъзасы 4 яшьлек Әдилә. Кызчыкның алсуланган битләрен, янып торган күзләрен күреп, “Сәламәтлек көне” балалар өчен бигрәк тә кирәк булуына инандым.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 07.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»