|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2021 Җәмгыять
Буадан бер хатын бәби табарга дип киткән, үзе хәтта йөкле дә булмаганТатарстанның Буа районында яшәүче бер хатын Казандагы республика клиник дәваханәсенең перинаталь үзәгенә бәби табарга киткән. Ике атнадан соң хатын бәби табу йортыннан чыгам дип ирен һәм каенанасын чакыра. Әмма бәбинең хәле начараюы сәбәпле, имеш тә, аны перинаталь үзәктә калдырганнар. Курыккан һәм ачуы чыккан ир дәваханәнең икенче терминалына малаеның хәлен белергә килә. “Кичә безгә хатын, ире һәм каенанасы мөрәҗәгать иттеләр. Хатын безгә 18 февральдә перинаталь үзәккә ятуын, 22се көнне бәби табуын, аннан дәваханәдән чыгуын сөйләде. Баласын, имеш тә, бирмәгәннәр, чөнки аның хәле начарайган. Без барлык документларны, выпискаларны, перинаталь үзәктәге журналларны тикшердек һәм ул хатынның безнең роддомда ятмавын, бәби тапмавын дәлилләдек”, – дип аңлата Перинаталь үзәкнең кабул итү бүлеге мөдире Булат Бегиев.
Хатын барыбер үз сүзендә торган, имеш тә биредә 22 февральдә кесарев кисеме операциясе ясау нәтиҗәсендә ул 4200 грамм авырлыктагы малай тапкан.
“Хатынның туганнары аның роддомга ике атна элек китүен сөйләгәннәр. Бәби фотоларын туганнарына җибәрмәгән, чөнки күз тия дип, табиб моны тыйган, имеш. Хатын бездә эшләмәгән табиблар исемнәрен телгә ала. Без эшнең нидә икәнен сизеп калдык та, УЗИ ясарга һәм тикшеренү үтәргә тәкъдим иттек”, – ди баш табибның акушер-гинекология ярдәме күрсәтү буенча урынбасары Нигина Нигъмәтуллина.
Тикшеренү нәтиҗәсендә хатын корсагында кесарев кисеменнән калырга тиешле җөйнең булмавы һәм аның бәби тапмавы гына түгел, хәтта йөкле дә булмавы ачыклана.
Хәтерегездә булса, моңа охшаш очрак күптән түгел Дагыстанда булган иде. Анда йөклемен дип гаиләсен алдаган хатын “үлгән” игезәк балалары урынына кәфенгә төреп курчаклар җирләргә теләгән. Бу хәлне аның ире Дауд Даудов фаш иткән иде.
Дөньясы әллә кая тәгәриме соң? Ирләрен балалы итәм дип, хатыннар акылдан яза бугай...
Чыганак: tatpressa.ru
Фото: blackpantera.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|