|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2021 Дин
Коръән ашына бармаска ярыймы?Мине Коръән ашына чакырдылар. Тик ул көнгә башка эшләр планлаштырган идем. Коръән ашына бармасаң ярыймы?" - дип сорый Мөслимнән Галимә апа. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН: — Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең хәдисе бар: “Бер мөселманның икенче мөселман каршында алты хакы бар. Аларның берсе — мәҗлескә яки кунакка чакырсалар, аны кабул итеп бару”. Әгәр кеше җитди сәбәпләр аркасында Коръән мәҗлесенә бара алмый икән, гөнаһы булмас. Ә сәбәпсез бармаса, хәерле түгел, олы гөнаһ та булмас. Тик ул кеше әҗер-саваптан мәхрүм калыр. Сәбәпсез мондый саваплы гамәлдән баш тарту якыннар арасындагы мөнәсәбәтләр суынуга, аралар өзелүгә китерергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|