поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.03.2021 Язмыш

Ба­ла­ның ни га­е­бе бар иде мон­да?!

Кадерлесен мәңгелеккә югалткан кешенең йөрәге­нә баш­та кы­рык шыр­пы ка­да­ла, ан­на­ры әк­рен­ләп утыз ту­гы­зы тө­шеп бе­тә, ә бер­се – го­мер­лек­кә җан­да сыз­лар­га ка­ла ди­ләр. Фи­рү­зә дә йө­рә­ге­нә уел­ган ти­рән яра бе­лән ел ар­ты ел уз­дыр­ды.

Ә бит алар­ның мә­хәб­бә­те әки­ят­тә­ге ке­бек ма­тур баш­лан­ган иде. Әти­се кар­шы төш­мә­гән бул­са, бә­хет­ле га­и­лә бу­лып яшәр­ләр иде ... Ул ел­лар­ның авыр­лы­гын үзе ге­нә бел­де ул. Аның ха­лә­тен ба­ры үзе шун­дый хәл­дә кал­ган­нар гы­на аң­лый­дыр, мө­га­ен. Ин­де шак­тый күп ва­кыт уз­са да, яшь­ле­ген­дә­ге ул ва­кый­га­лар­ның кыз­ның кү­ңе­лен­нән чык­ка­ны бул­ма­ды. Ят­са да, тор­са да, кая гы­на бар­са да, йө­рә­ген би­ма­за­лап, яр­сы­тып тор­ды. Тик ниш­лә­сәң дә, су­лар үр­гә ак­ма­ган ке­бек, үт­кән­нәр­гә дә ки­ре кай­тып бул­мый шул.
 
Уй­ла­рын­нан ары­нып, йо­кы бүл­мә­се­нә күз сал­ды ха­тын. Йок­лый икән, уян­ма­ган әле Ай­дар. Го­мер­лек яра­сы, са­гы­шы, мә­хәб­бә­те дә, әле­ге дә ба­я­гы, шул Ай­дар иде. Ха­тын ка­дер­ләп ир­нең өс­те­нә яп­ты, маң­га­ен­нан, бит оч­ла­рын­нан үбеп ал­ды.
 
… Зал­да­гы ди­ван­га чы­гып утыр­ды да, ка­бат яшь­ле­ге­нә “кит­те” Фи­рү­зә. Ай­дар бе­лән җәй кө­не су ко­ен­ган­да та­ныш­ты алар. Егет кыз янын­нан су чәч­рә­тә-чәч­рә­тә йө­зеп кит­те... Кыз аңа “Ка­рап, йөз егет!” – дип кыч­кы­рып кал­ды.
 
Егет кы­ла­ну­ын ка­бат­ла­ды, әм­ма үзе­нең кү­зе гел кыз­да иде. “Бу ми­не­ке ге­нә бу­лыр­га ти­еш”, – ди­гән уй бе­лән Фи­рү­зә ти­рә­сен­дә бө­те­рел­де. Яр­га чы­гып утыр­гач кы­на сөй­лә­шеп кит­те­ләр. Сүз­ләр сүз­гә ял­ган­ды, ка­раш­лар якы­най­ган­нан-якы­най­ды. Күп­ме­дер ва­кыт­тан соң алар ин­де күп­тән­ге та­ныш­лар сы­ман рә­хәт­лә­неп сөй­лә­шеп уты­ра­лар иде.
 
Кич бе­лән клуб­та оч­ра­шыр­га сүз ку­еш­ты­лар. Егет сү­зен­дә тор­ды – сөй­лә­шен­гән ва­кыт­ка мо­то­цикл бе­лән ки­леп җит­те. Ай­дар Фи­рү­зә­гә оша­ды. Бер кү­рү­дә га­шыйк бул­дым ди­ю­лә­ре шу­шы бу­ла тор­ган­дыр ин­де. Егет икен­че көн­не дә, ан­нан соң да кил­де. Әле­ге оч­ра­шу­лар­ны кыз кө­теп ал­ды. Алар көн дә ка­бат­лан­ды. Го­му­мән, алар­ның ике­се өчен дә бик ка­дер­ле, якын һәм бә­хет­ле миз­гел­ләр иде ул. Кай­бер көн­нәр­дә, егет­нең бо­е­гып ка­луы гы­на кыз­ны бор­чу­га сал­ды. Үзен­нән со­рар­га кый­ма­ды. “Ярат­мыйм, баш­ка­ны оч­рат­тым”, – ди­сә?!
 
Сә­бәп исә бө­тен­ләй баш­ка­да иде. Әйт­мә­сә­ләр дә, кү­ре­неп то­ра: кыз бай га­и­лә­дән. Әти­сен нин­ди­дер җи­тәк­че ди­ләр, әни­се – ра­йон­да дан­лык­лы Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы. Ай­дар кем? Га­ди кол­хоз­чы га­и­лә­сен­нән: әти­се трак­тор ияр­ли, әни­се фер­ма­да сы­ер са­ва. Эне­се џђм сең­ле­се бар. Йорт-җир­лә­ре ке­че­рәк ке­нә. Тө­зек­лән­де­рә­се урын­на­ры да бик күп. Ай­дар тех­ни­кум тә­мам­ла­ган. Ки­лә­чәк­тә тө­зү­че бу­лып эш­ләр­гә җы­ен­са да, әле­гә кол­хоз­да төр­ле эш­ләр баш­ка­ра. Ә Фи­рү­зә әни­се һө­нә­рен сай­ла­ган – укы­ту­чы бу­лып эш­кә кай­тыр­га әзер­лә­нә.
 
Кыз­ла­ры­ның кем бе­лән оч­ра­шу­ын бел­гәч, Фи­рү­зә­нең әти-әни­се өй­дә зур та­выш куп­тар­ды. Имеш, җи­теш тор­мыш­та үс­кән кыз ни­чек шун­дый егет­кә ка­рый ал­ган?! Бу мөм­кин тү­гел. Ки­лә­чәк­тә алар­ны яр­лы, ак­ча­сыз, бә­хет­сез тор­мыш кө­тә. Ба­ла­ла­ры ту­са ак­ча­сыз­лык­ка ки­леп те­рә­лә­сең­не көт тә тор. Әти-әни­се­нең но­ты­гын­нан кыз­ның ко­лак­ла­ры тын­ды, хәт­та бу дөнь­я­да яши­се дә кил­ми баш­ла­ды.
 
“Без си­не аңа ки­я­ү­гә бир­ми­без, алар­ны ни­чек ку­нак­лар­га, ту­ган­нар­га, дус­лар­га күр­сә­тик?! Шу­ны уй­ла­дың­мы? Без си­не хә­ер­че га­и­лә­се өчен үс­тер­мә­дек, әнә Фә­рит­нең улы Зөл­фәт си­ңа күп­тән га­шыйк бу­лып йө­ри. Әгәр дә со­рап ки­лә­ләр икән, бү­ген үк аңа ки­я­ү­гә би­рә­без. Ә нин­ди­дер Ай­дар исем­ле урам ма­ла­е­на би­рер кы­зы­быз юк. Бү­ген­нән өй­дә уты­ра­сың!” – ди­де әти­се Ха­рис Зә­ки­е­вич.
 
Оч­ра­шу­га дип кил­гән егет, ачык тә­рә­зә­дән ише­тел­гән сүз­ләр­дән соң, өн­сез-тел­сез кал­ды. Бо­ры­лып ки­тү­дән баш­ка ча­ра­сы да юк иде аның.
 
Шун­нан соң алар баш­ка оч­раш­ма­ды. Ай­дар да, кү­ре­шү эз­ләп, ка­бат ки­леп йөр­мә­де. Кыз­ның әти­се әйт­кән­нәр аның йө­рә­ге­нә ук бу­лып ка­дал­ган иде. Егет ба­шы бе­лән гарь­ле­ген­нән хәт­та ела­ды Ай­дар. Югый­сә, ул тәр­тип­сез тү­гел, эч­ми, тарт­мый, спорт бе­лән шө­гыль­лә­нә, са­бан­туй­ла­ры ба­ты­ры бул­ды. Ки­лә­чәк­кә план­на­ры зур. Янын­да сө­ек­ле­се бул­са, ул тау­лар кү­че­рер­гә әзер. “И-их, Фи­рү­зә, ми­нем өчен яра­тыл­ган яр тү­гел­сең икән бит! Яр­лы бул­са соң?! Яр­лы дип, мох­таҗ­лык күр­ми­ләр әле. Күп­ләп мал то­та­лар, та­вык-че­беш, каз-үр­дәк ас­рый­лар. Әти­лә­ре­нең эш­тән кал­га­ны юк, исе­ме-рә­се­ме мак­тау так­та­сын­нан төш­ми. Әни­се дә ал­дын­гы­лар рә­тен­дә йө­ри. Бул­га­нын җит­ке­рер­гә ты­ры­шып го­мер итә­ләр. Ул­ла­рын бе­лем­ле ит­те­ләр. Ил­дә чып­чык үл­ми, ди­ләр, ач утыр­ган­на­ры юк, яла­нөс йөр­ми­ләр. Бар ке­ше дә хан са­ра­ен­да яшә­ми бит ин­де”. Ай­дар шу­лай үз өен­дә моң­лан­ды.
 
Икен­че як­та – кыз... Күп­ме йо­кы­сыз төн­нәр, са­гыш­лы көн­нәр бер­сен-бер­се алыш­тыр­ды. Лә­кин ка­вы­шыр ча­ра гы­на кү­рен­мә­де. Ай­дар үзал­ды­на бик ях­шы йорт җит­ке­рү­не мак­сат итеп куй­ган иде.
 
Ә кыз йор­тын­да туй­га әзер­лек баш­лан­ды. Ки­яү бу­лып алар бу­са­га­сын­нан ат­лап ке­рү­че егет – Зөл­фәт иде.
 
Яра­та­сың­мы, йө­рә­ге­ңә якын яр­мы, дип, Фи­рү­зә­дән со­рап то­ру­чы бул­ма­ды. Иң мө­һи­ме – ке­ше­ләр­гә күр­сә­тер­лек бит ки­яү. Үз­лә­ре бай, бе­лем­ле, ул­ла­ры да әти­се юлын­нан кит­те – җи­тәк­че. Ае­рым яшәү өчен күз явын алыр­лык йорт кө­теп то­ра. Ки­лен тө­шәр дә, бер­нин­ди мох­таҗ­лык күр­ми­чә яши баш­лар. Зөл­фәт нәкъ алар те­лә­гән ки­яү иде. Һәр­хәл­дә, ата ке­ше шу­лай фи­кер йөрт­те. Фи­рү­зә дә бу ка­рар бе­лән ри­за­лаш­ты. Күз яшь­лә­ре аша бул­са да Зөл­фәт­нең ха­ты­ны бу­лыр­га ки­леш­те. Туй да гөр­ләп уз­ды.
 
Ә Ай­дар бө­тен­ләй­гә авыл­дан чы­гып кит­те. Үзе­нә кал­са, тө­зе­леш өчен ак­ча эш­ләп кай­ту иде мак­са­ты. Туй ди­гән­нән, ике як та сы­на­тыр­га те­лә­мә­де: кыз ягы ях­шы бир­нә әзер­лә­де – яңа йорт өчен җи­һаз­лар бү­ләк ит­те, ә егет ягы – ма­ши­на һәм җы­лы як­ка юл­ла­ма әзер­лә­гән иде. Тик бо­лар­ның бер­се дә Фи­рү­зә­нең йө­рә­ген эрет­мә­де.
 
Ки­ре­сен­чә, сөй­гә­нен­нән мәң­ге­гә ае­ры­лу­ын көн­нән-көн ныг­рак аң­ла­ды ул. Га­и­лә тор­мы­шы аңа бер рә­хәт­лек тә бир­мә­де. Ул үзен ал­тын чит­лек­тә ка­на­ты ка­е­рыл­ган кош итеп хис ит­те. Ире бе­лән те­ләр-те­лә­мәс ке­нә тү­шәк­кә ят­ты, сал­кын­лык күр­сәт­те. Зөл­фәт­кә бу бер дә оша­ма­ды, бил­ге­ле. Көн ту­ды­мы өй­дә та­выш куп­ты. Ха­тын­ның кү­ңе­ле бер­ни­гә дә ят­ма­ды. Аның бар дөнь­я­сын Ай­дар би­ләп ал­ган иде, күз ал­дын­да гел аның су­рә­те ге­нә тор­ды. Ал­тын-кө­меш тә, бай­лык та, яшә­гән хан са­рае да ха­тын­ны кы­зык­сын­дыр­ма­ды.
 
Ә Зөл­фәт кай­тып кер­мә­де, гел эшен­дә тот­кар­лан­ды. Ха­ты­ны­ның би­та­раф­лы­гы, йорт­та­гы ки­е­рен­ке ха­ләт ир­не бик тиз туй­дыр­ды шул. Зөл­фәт Фи­рү­зә­гә тиз ара­да ал­маш тап­ты. Әле­ге хә­бәр­не ха­тын­га бик тиз җит­кер­де­ләр. Бу ва­кыт­та йө­рә­ге ас­тын­да яңа җан ярал­га­нын той­ган иде Фи­рү­зә. Ире­нә әй­теп тор­ма­ды, ба­ла­сын тө­шер­теп кайт­ты. Со­ңын­нан, төш­лә­ре­нә бик ма­тур са­бый ке­реп би­ма­за­лый баш­ла­гач, бик үкен­де, лә­кин соң иде шул.
 
Ял­гы­шу­ын аң­ла­ды – ба­ла­ның ни га­е­бе бар иде мон­да?! Хо­дай баш­ка ба­ла бир­мә­де аңа. Ир бе­лән ха­тын су­гы­ша-та­ла­ша го­мер ит­те. Зөл­фәт сук­кан­да Фи­рү­зә дә җа­вап­сыз кал­мас­ка ты­ры­ша иде. Тор­мыш­ка бул­ган үчен ирен­нән ала­сы кил­де аның. Ае­ры­лып ки­тәр иде дә, әни­се ка­ты тор­ды: “ Кай­тып-ки­теп йөр­мә, ки­ре керт­мим”, – ди­де.
 
Лә­кин соң­рак Фи­рү­зә­нећ ђти-ђни­се зур ха­та ясау­ла­рын аң­ла­ды­лар. Кыз­ла­ры­ның бә­хет­сез икә­нен та­ны­мый­ча ча­ра­ла­ры бул­ма­ды. Кай­чан­дыр ике га­шыйк ара­сын боз­ган­на­ры­на њкен­де­лђр.
 
Эш­кә дип кит­кән җи­рен­нән, Ай­дар баш­ка кай­тып кү­рен­мә­де. Аның ту­рын­да ни дә бул­са бе­лү­че бул­са да, Фи­рү­зә­гә әйт­мә­де­ләр. Егет­нең хы­ял­ла­ры да тор­мыш­ка аш­ма­ды бул­са ки­рәк, шу­ңа да авыл­га кай­тып, ке­ше кү­зе­нә кү­ре­неп йө­ри­се кил­мә­де ке­бек.
 
Ай­дар да өй­лән­гән, тик аның бе­лән дә яз­мы­шы явыз ша­яр­ган бу­лып чык­ты. Ни­чә ел бер­гә яшәп тә са­бый сөя ал­ма­ган алар. Әл­лә җан җы­лы­сы, яра­ту җи­теп бет­мә­гән­ме, бел­мәс­сең. Йө­рә­ге авыл­да – Фи­рү­зә янын­да кал­ган иде бит аның.
 
Ай­дар­ның тор­мы­шын­да күңелсез ва­кый­га бул­ды: ир, тө­зе­леш­тә юга­ры­дан егы­лып тө­шеп, га­рип кал­ды. Өс­тә­ве­нә та­биб­лар ая­гы­на бас­ма­я­чак ди­де­ләр. Ха­ты­ны­ның авы­ру ир тәр­би­я­ләп торасы кил­мә­де. Ту­ган­на­ры Ай­дар­ны авы­лы­на алып кайт­ты­лар.
 
Фи­рү­зә­нең дә ирен­нән ае­ры­лып йөр­гән ча­гы иде. Ай­дар ха­кын­да ише­теп ул аның яны­на китте һәм шунда калды.
 
Нин­ди бул­са да, го­мер­гә сөй­гә­не, иң га­зиз ке­ше­се, ша­шып ярат­ка­ны. Ул аны ка­ра­я­чак, һич авыр­сын­мый тәр­бия кы­ла­чак. Бәл­ки, аяк­ка да ба­сар әле, кем бе­лә?! Мә­хәб­бәт бар нәр­сә­гә сә­ләт­ле, көч­ле хис бит ул.
 
Ай­дар баш­та Фи­рү­зә­нең ка­лу­ын те­лә­мә­гән иде. Ха­тын елый-елый ял­вар­ды, чөн­ки Ай­да­ры янә­шә­сен­дә үзен бик бә­хет­ле той­ды. Ир­дә көн­нән-көн яшәү дәр­те арт­ты, сөй­гә­не­нең яра­туы аңа көч өс­тәп тор­ды. Яр­ты ел­дан ул ко­ляс­ка­да йө­ри баш­ла­ды. Ан­на­ры әк­рен­ләп кул­тык та­я­гы бе­лән ая­гы­на да бас­ты. 8 март бәй­рә­ме җит­кән­дә Фи­рү­зә­се аңа үзе­нең авыр­лы бу­лу­ын хә­бәр ит­те. Га­и­лә­дә ту­пыр­дап тор­ган ма­лай ту­ды. Аңа Ал­маз дип исем куш­ты­лар.
 
Зөлфия  ГАЛИМ
 
 
https://pixabay.com/ru/
 
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/yrgen-uk-bulyp-kadaldy

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»